02 октября 2020
"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

1 октябрьдә безнең ил, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге белән беррәттән, Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне планетаның барлык кешеләре үз дәүләтләренең “алтын фондын” тәшкил итүче олы яшьтәге кешеләрен хөрмәтли. Без дә, бу көнне өлкәннәребезгә янә бер кат үзебезнең ихлас рәхмәтләребезне һәм тирән ихтирам хисләрен белдерәбез. Бу уңайдан, татар теле белеме кафедрасында озак елар дәвамында методист буып эшләгән, мәктәп дәреслекләре авторы, КФУ доценты Роза Асылгәрәева белән әңгәмә кордык.

Роза апа, Халыкара өлкәннәр көнен ничек кабул итәсез? Сезгә игътибар бармы?

Шөкер, бүгенге көнгә кадәр игътибар зур. Узган еларда да даими концертларга чакырып тордылар, балаларның чыгышларын карап, күңелләребез күтәрелә иде. Әмма быел, пандемия булу сәбәпле, мөмкинлекләр юк, вәзгыятьнең нинди икәнлеген беләсез. Без дә аңлап кабул итәбез. Иртәдән башлап барысы да шалтыратып, котлауларын юллады.

Хәләл җефетем Шәриф күп еллар хезмәт куйган эше – Фәннәр Академиясеннән дә, үземнең эшем – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан да күчтәнәчләр, китап-журналлар китерделәр. Бер дә онытмыйлар, рәхмәтем чиксез.

Өлкәннәр көнен беркайчан да бәйрәм буларак кабул итмәдем. Бу көнне мин өлкәннәрне хөрмәт итү көне буларак кабул итәм. Радио-телевидениедән өлкәннәргә шалтыратыгыз, дип әйтеп торулары бик үк игътибарлы булмаган кешеләрне дә уятырга мөмкинлек бирә.

Роза апага тиздән 80 яшь тулачак. Бу уңайдан, аның кәефен сораштык:

Аллага шөкер, 80 яшькә җиттек, бу көннәрне күрдек дип, шатлана торган чик ул. Шуңа күрә мин аяк өстендә, башым эшли, телем сөйли, барысыннан да канәгать булып яшим. Ходайның биргәненә шөкер.

Сез – илебезнең тере тарихы, ватанпәрвәрлек, хезмәт сөючәнлек, эчкерсезлек һәм миһербанлык мисалы. Сезнең һөнәри тәҗрибәгез һәм зирәклелегез, югары әхлакый идеалларыгыз һәм күтәренке рухыгыз яшьләр өчен иң яхшы тормыш сабагы, имин киләчәккә ышаныч чыганагы булып тора.

Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем, тормыш тәҗрибәсен, рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне  саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, — ди татар халык мәкале.

Күп еллык тырыш хезмәтегез, түзем һәм зирәк булуыгыз, тормыштан мәгънә табып яшәвегез өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын, бәйрәм котлы булсын!

Источник информации: 1 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина