22 сентября 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Татар халкының авыз иҗатында шәхес тәрбияләү

Мәгълүм булганча, халык авыз иҗаты әсәрләрендә гәүдәләнгән образларның прототиплары булган. Шулай да алар арасында тәгаен вакыйгалар белән бәйләнгәннәре да бар. Бәетләрдә төп урынны трагик яки киеренке драматик эчтәлекле әсәрләр алып торса да, сатирик яки юмористик эчтәлекле бәетләр да очрый. Бәетләрнең иң зур өлеше төрле язма чыганакларда: борынгы кулъязмаларда, истәлек дәфтәрләрендә сакланып калган.

Совет чорында халык авыз иҗатының күпчелек жанрлары җентекләп өйрәнелсә дә, билгеле сәбәпләр аркасында, бер өлкә фәнни тикшеренүләр гел читтә кала бирде. Бу - халыкның дини ышануларын, хыялларын, идеалларын чагылдырган әсәрләр. Андый әсәрләр халык хәзинәсендә бер дә аз булмыйча, фольклорның һәрбер төренә (хәтта бишек җырларына да) мөнәсәбәтле булса да, гыйльми җыентыкларга алар кертелмәде диярлек. Бу бик үкенечле хәл. Чөнки дини-суфыйчыл халык иҗаты әсәрләренең чыганагы булган, фольклорның нәкъ менә шушы үзенчәлекле әсәрләрен саклаучы буын бүген бетә бара: XX гасыр башында дини мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алган, саф мөселман ата-аналар кулында тәрбия күргән хәзерге әби-бабайлар буыны инде бик аз санда калды. Алар белән бергә фольклорыбызның кыйммәтле ядкарьләре дә мәңгелеккә китеп, онытылуга дучар булалар.

Дини эчтәлекле әсәрләр арасыннан иң игьтибарга лаек төр - ул мөнәҗәтләр. Кеше мөнәҗәтне Алла белән беръялгызы калып “серләшкән” вакытта әйткән, кеше Аллага мөрәҗәгать итеп, гөнаһларын ярлыкауны сораган, бу дөнья һәм ахирәт хакындагы уйларын аңлаткан.

Дини мөнәҗәтләрдә (мөнәҗәтләрнең дини эчтәлек алмыйча, аерым бер иҗтимагый-фәлсәфи мәсьәләгә яки фаҗигале хәлге багышланганнары да бар) берничә зур тема күзгә ташлана.

Фото azatliq.org

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин