21 сентября 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Киң кырлы тәрбия алымнары

Татар халык авыз иҗатында, гореф-гадәт, йолаларында, шөгыль-хезмәтләрендә балалар тәрбияләү тәҗрибәсе бар. Әмма без үзебез дә җитди үзгәрешләр чорына туры килеп, ата-ана үз баласын да аңлый алмый торган аңлаешсыз дәвергә килеп кердек, балаларга карап, каушап аптырашта калдык бугай. Үсеп килүче буынның инде элеккеге чор балалары түгел икәнен аңладык, әмма бу четерекле мәсьәләнең чишелешен генә таба алмый интегәбез, шулай итеп, батканда саламга ябышучы хәлендәрәк калдык. Галим-голәмәләр этнопедагогика дәреслеге авторлары Р. Шәймәрдан-Фаткуллин һәм Ә. Хуҗиәхмәтов исә бу төеннең чишелеше әллә кайда Каф тавы артында түгел, нәкъ безнең үзебездә икәнен ачык күрсәтеп бирәләр. Тормышның төрле өлкәләрендәге күренешләр һәм вакыйгалар турында техник һәм фәнни казанышлар, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре һ. б.лар турында мәгълүмат бирүче каналлар күп булу сәбәпле, хәзерге балалар иртә өлгерә, таләп һәм омтылышлары җитдирәк була бара. Мөгаллифләр үткәндәге тәрбия тәҗрибәсен бүгенге көн үзенчәлекләре белән синтезлап, аларны педагогикада куллану алымнарын гади, оста, аңлаешлы мисалларда күрсәтә. Китап-дәреслек педагогика фәненә нигезләнә. Бу сүз грекчадан күчергәндә “балалар җитәкчесе” дигән мәгънәне аңлата. Без аны уку йортларына гына хас термин буларак кабул итәргә күнеккән. Совет чоры педагогикасы гаилә белән мәктәп арасында каршылыклар китереп чыгарды. Гаилә үзен тәрбия эшеннән читләштерә башлады. Мөгаллифләрнең тәрбия тәгълиматында, киресенчә, дәүләтнең нигезен тәшкил иткән гаилә беренче планга куела. Гаилә һәм мәктәп тәрбиясе аерылгысыз бербөтен, бер-берсен тулыландырып килә. Әмма гаилә тәрбиясен барлык төр тәрбияләрнең нигезе, кеше тәрбияләүнең юл башы итеп бирелгән. Шулай булгач, бу китап-дәреслек мөгаллимнәрнең һәм талибәләрнең генә түгел, һәр гаиләнең өстәл китабы, алай гына да түгел, җан, татар рухын яшәтә торган китабы булырга лаек.

Фото из открытых источников

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин