03 сентября 2020
Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда Белем көне

Ниһаять, 2020-2021 яңа уку елы башланды да. Традиция буенча ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкадан башланып китте. Сентябрьнең беренче көнендә Н.И. Лобачевский исемендәге лицей ишегалдында тантаналы линейка узды. Әмма быел бәйрәм гадәти генә түгел: ул берничә өлешкә бүленгән иде. Һәр параллель үз вакытында килде. 

Тантана 11 нче сыйныфлар параллеле өчен 8.45 сәгатьтә башланды. 

Булачак чыгарылышларны котларга КФУ ректоры И.Р. Гафуров һәм Казан университетының мактаулы кунаклары - белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Д. А. Таюрский, КФУның физика институтының медицина физика кафедрасы мөдире А. В. Аганов һәм КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе директоры Р.Ф. Мухаметшина килделәр. Гадәттәгечә, лицей директоры Е.Г. Скобельцына укытучыларга-укучыларга  теләкләрен әйтте. Кунакларга лицей ансамбле «ЛиМоНАД» үз җырын бүләк итте, ә «Талисман» бию ансамбле татар биюен башкарды.

Аннары чират буенча 7, 8 һәм 9 сыйныфлар параллельләре вакыты җитте. Линейкада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәлахов, КФУның исәпләү математика һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры С.Г. Мосин, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Р. Р. Хәйретдинов катнаштылар.

Бәйрәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен линейка белән тәмамланды, анда КФУның психология һәм мәгариф институты директоры А.М. Кәлимуллин, КФУның психология һәм мәгариф институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Т.А. Баклашова, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбе директоры М.М. Абрамский катнашты. Алар лицей укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук Айдар Мансур улы Кәлимуллин лицей һәм КФУның «Укытучылар үстерәбез» дигән яңа уртак проект турында сөйләде. Линейка лицей педагоглары Н.В. Тележников һәм Б.А. Солтанбековның һөнәри юллары турында мотивацион сөйләүләреннән соң тәмамланды.

Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Источник информации: Эльмира Салимзянова