27 августа 2020
КФУ мөгаллимнәре татар галиме Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Бүген атаклы галим, танылган тюрколог-ономаст Гомәр Саттаров белән хушлаштылар. Соңгы юлга озату чарасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре дә катнашты.

Гомәр Саттаровның соңгы көннәре хастаханәдә узган. Соңгы юлга озатырга якыннары һәм күп санлы шәкертләре хастаханә янына җыелган иде.

«Гомәр Фәизовичның гомере безнең университет белән бәйле булды. Безгә васыятен дә әйтеп калдырды кебек. Киләчәктә дә татар теле фәнен үстерү өлкәсенә яшьләрне тартсагыз иде, Университетта киләчәктә дә диссертация советы эшләвен тәэмин итә алсагыз, дигән иде. Ул башлаган эш бүген дәвам итә, яшьләрне тәрбиялибез», — диде озату мәрасимендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина Гомәр Саттаровның укучысы һәм университетта аның мәктәбенең дәвамчысы булуын әйтте. “Гомәр абый белән соңгы көннәренә кадәр аралашып тордык: без аның таянычы, ул безнең таяныч булды. Ул олпат галим. Гомәр абый белән тулы бер фәнни буын китә кебек. Кичәдән бирле төрки республикалардан, Россия Ономастика үзәкләреннән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Гомәр Саттаров нигез салган Төрки-татар ономастика мәктәбе Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм төрки республикаларда гаять танылган мәктәп.

Бүгенге фән торышына Гомәр абыйның төрле фикерләре булгандыр. Әмма фәндә аның үз укучылары бар һәм ул алардан канәгать иде. Кичә төнлә дә шигырьләрен укып утырдым әле… Ул бит чичән иде. Кешенең исеменә атап шунда ук шигырь язар иде… Исемнәргә гомере буе гашыйк иде. Ул татар халкына һәйкәл булырлык исемнәр сүзлеге бүләк иткән кеше. Бу китап һәр татар халкының өй түрендә. Гомәр абый бик матур яшәде. Үзенчәлекле холыклы, җор телле. Тышкы яктан кырыс күренсә дә, укучыларына шулкадәрле мәрхәмәтле иде», - диде галимә.

Филология фәннәре кандидаты Гөлфия Һадиева Гомәр Саттаровны туры сүзле иде булуын билгеләп үтте. “Ул безне һәрвакыт беренче булырга өйрәтте, канатлар куеп торды. Исемнәребезне шигъри юлларга сала иде. Аспирантураны бетерүгә Казан университетында эшкә калдым. Гомәр абый кафедра мөдире иде. Без аның белән коллегалар булып та эшләдек әле. Гомәр абый гаилә җанлы иде. Хатыны Әлфия апага хөрмәт белән карады, «Әлфия ханым» дип кенә дәшә иде. Улын һәм кызын бик яратты. Гомәр абый кызурак холыклы иде. Кызу әйтеп куюыннан без куркыбрак калгач, арканы сыпырган кебек юмалый иде», - дип искә алды ул.

Гомәр Саттаров үз васыяте буенча туган авылында — Мулла илендә җирләнә. Аны озату мәрасименең бер өлеше тыйнак кына Казанда үткәрелеп, галимнең җәсәден авылына алып киттеләр. Кызы Ләлә ханым әйтүенчә, галимнең хатыны Әлфия ханымның да кабере шунда — Мулла иле авылында.

Гомәр Фәиз улы Саттаров – профессор, атаклы галим, танылган тюрколог-ономаст, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр Академиясе академигы, Казан тюркология мәктәбенең данлыклы вәкилләренең берсе. Ул – татар теле гыйлемен, лексикологиясен һәм төрки-татар ономастикасын өйрәнүгә багышланган 26 монография һәм 560 тан артык мәкалә, фәнни-методик хезмәт һәм басмалар авторы буларак, Россиядә генә түгел, төрки дөньяда да исеме яхшы билгеле галим.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина

Фотолар авторы: Салават Камалетдинов