26 августа 2020
Күренекле татар галиме Гомәр Фәиз улы Саттаров вафат

Гомәр Фәиз улы Саттаров – профессор, атаклы галим, танылган тюрколог-ономаст, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр Академиясе академигы, Казан тюркология мәктәбенең данлыклы вәкилләренең берсе. Ул – татар теле гыйлемен, лексикологиясен һәм төрки-татар ономастикасын өйрәнүгә багышланган 26 монография һәм 560 тан артык мәкалә, фәнни-методик хезмәт һәм басмалар авторы буларак, Россиядә генә түгел, төрки дөньяда да исеме яхшы билгеле галим.

Гомәр Фәиз улы Саттаров 1932 нче елның 2 июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Тубыл дәүләт педагогия институтына татар теле укытырга җибәрелә. Биредә берничә ел эшләгәч, киләчәктә үз язмышын фән белән бәйләргә хыялланып, яңадан Казанга кайта, 1959 нчы елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны уңышлы тәмамлагач, яшь галим татар теле кафедрасына ассистент итеп алына. 1963 нче елда күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.

1962 нче елдан Г.Ф. Саттаровның язмышы Казан дәүләт университеты белән бәйләнгән. 1975 нче елда “Татарстан АССРның антропотопонимнары” дигән темага докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Шул вакыттан башлап, галим яраткан фәненә тугрылыклы хезмәт итә.

Гомәр Фәиз улы Казан төрки-татар ономастикасы мәктәбенә нигез сала, аны үстереп, биш дистәгә якын фән кандидаты, тугыз доктор әзерли; татар теле белеменең һәм тюркологиянең яңа тармагында киң колачлы эшчәнлек алып бара.

Саттаров Гомәр Фәиз улы илле елдан артык гомерен Казан университетында студент яшьләргә белем бирүгә багышлаган, үзенең белемен һәм тәҗрибәсен университетта, татар теле кафедрасында татар фәнен үстерүгә һәм танытуга юнәлдергән олуг галим, кешелекле, ярдәмчел хезмәттәшебез; тормышта да олы җанлы, киң күңелле, шул ук вакытта гаҗәеп гади кеше иде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр.

 

Татар теле белеме кафедрасы