19 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Акыл тәрбиясе узенчәлекләре

Табышмакларның борынгы вазифалары яшерен телгә өйрәтү, акыл сынау белән генә чикләнмәгән. Халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр табышмакларның сихерчелек ролен дә үтәгән булуларын әйтәләр. Борынгы бабаларыбыз табышмак ярдәмендә табигать көчләрен сихерләп, буйсындырып була дип уйлаганнар. Ауга чыгар алдыннын табышмак әйтешү гадәте яшәгән.

Табышмакның тылсымы белән бәйле тагын бер гадәт яшәгән. Аны теләсә кайсы вакытта әйтү ярамаган. “Юкса, файда урынына зыян киләсен көт тә тор”. Халык телендә менә мондый әйтем дә йөри: “Табышмакны көндез әйтсәң, бүре очрый”, имеш.

Бәетләр - татар халык иҗатына гына хас милли жанр. Борынгы төрки халыклар иҗатында да, башка милләтләрдә дә бәетләр белән бер рәткә куярдай, аларга тәңгәл килердәй жанр юк.

Ике юллы тезмә әсәр гарәпчә “бәет” дип атала. Бәетләр йөзләрчә ел буена халыкның тарихын, аның тормышында булган вакыйгаларны, хезмәт кешесенең кайгы-хәсрәтен, авыр тормыш шартларына нәфрәтен һәм киләчәккә булган якты теләкләрен чынбарлык җирлегендә чагылдырып килә.

Халык тормышына нигезләнеп иҗат ителгән бәетләр - хезмәт ияләре иҗаты, халыкның рухи байлыгын чагылдырган сәнгать әсәрләре ул. Яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирүдә бәетләрнең мөмкинлекләре зур.

Халык авыз иҗатының лиро-эпик төренә кергән бәетләр, гадәттә, әһәмиятле тарихи вакыйгалар (сугыш, крестьяннар чуалышы, баш күтәрүләр) яки гадәттән тыш фажигале хәлләр (көтелмәгән үлем, һәлак булу) уңае белән барлыкка килгәннәр. Алар арасында “Хәерниса бәете”, “Гражданнар сугышы бәете”, “Комсомолец Рәхи бәете”, “Бөек Ватан сугышы бәете” h.б.лар бар.

Фото Vk.com

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин