17 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Яшь буында гадәтләр булдыру

Балада гадәт тәрбияләү – нинди дә булса бер эшкә, гадәткә күнектерү, өйрәтү ул.

Әйтик, балалар белән чисталык, пөхтәлек турында күп әңгәмәләр үткәрергә мөмкин. Ләкин пөхтәлеккә күнекмәгән бала, әңгәмәләр, китаплар ярдәмендә генә пөхтәлеккә өйрәнми. Чөнки ул моңа гадәтләндерелмәгән. Иң дөрес юл – баланы кече яшьтән үк практик рәвештә шул сыйфатларга гадәтләндерергә, күнектерергә кирәк. Ата-ана баланы яшь ярым-ике яшьтән үк юыну, киенү, әдәплелек күнекмәләренә өйрәтә башларга тиеш.

Кайбер әти-әниләр, пөхтә эшләмисең дип, баласын эштән тыя, әйберләрен кулыннан тартып ала. Бу дөрес түгел. Балаларга эшне башлау һәм аны ярты юлда ташлау хас икәнлеген онытмыйча, нәнинең башлаган эшен төгәлләвенә ирешергә кирәк. Югыйсә, ярты юлда тукталып калу балада гадәткә әйләнергә мөмкин. Кешеләргә карата ягымлылык, ихтирамлылык, шәфкатьлелек, акыллылык кебек сыйфатларны балага сеңдерү өчен вакыт һәм сабырлык сорала. Акрынлап бу сыйфатлар балаларның яшәү рәвеше нигезенә әвереләчәк.

Мәктәп укучыларына мәҗбүри таләп, балаларның белем һәм тәрбия алуы өчен мөһим шарт. Мәктәпкә төгәл йөрүче һәм өй эшләрен даими әзерләүче бала гадәттә яхшы укый, тәртипле була, үзенең вазифаларына җаваплы карый. Укытучылар мәктәпкә йөрешне исәпкә алып баралар, бала килми калса, сәбәбен ачыклыйлар. Укучылар коллективы да дәрескә йөреш турында кайгырта. Әти-әниләр дә баланың мәктәпкә йөрешен тикшереп торырга тиешләр. Улы яки кызының көндәлеге белән танышып бару, ата-аналар җыелышларына йөрү әти яки әни кешегә үз баласының дәрес калдырмавын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Фото Shkolazhizni.ru

Источник информации: Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин