17 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Гаилә тормышына әзерләү үзенчәлекләре

Яшь буынны гаилә коруга әзерләү кешеләр яшәешендә һәрвакыт әһәмиятле урын алып торган. Һәр халык, бу проблеманы милли традицияләргә таянып, үзенчә хәл иткән. Бу күренеш халык педагогикасы формасында буыннан-буынга тапшырылган. Хәзерге вакытта без яшь буынны гаилә тормышына әзерләгәндә билгеле бер дәрәҗәдә халык педагогикасы алымнарын кулланабыз, рәсми педагогика күрсәтмәләренә таянабыз, дин кануннарын үтәргә омтылабыз, рәсми документлар кысаларыннан чыкмыйча, аларның таләпләрен үтәргә тырышабыз.

Халык педагогикасын өйрәнүче галим-педагоглар үз хезмәтләрендә гаилә тәрбиясенә зур урын бирә. Бу хезмәтләрдә гаилә тормышына бәйле, аны ныгытуга юнәлтелгән искиткеч бай мәгълүмат һәм файдалы киңәшләр бирелгән. Алар арасында гаиләдә ананың роле, аңа карата мәрхәмәтле булу, аны изгеләштерү; гаиләдә атаның урыны, аны яшәү шартларын булдыручы, матди яктан тәэмин итүче, һәр сүзен уйлап сөйләүче, сабыр һ.б. бик күптөрле әһәмиятле сыйфатларга ия булучы итеп тасвирлау; гаилә шартларында балада уңай сыйфатлар формалаштыру, кызларны – әни, ир балаларны әти мисалында тәрбияләү; гаиләдә һәр кешенең, бигрәк тә, әти-әни, әби-бабайның ролен билгеләү һ.б. бик күп бүгенге көн өчен әһәмиятле мәгълүмат бар. Шулай итеп, гасырлар дәвамында тупланган татар халкының бай яшәү тәҗрибәсе, тәрбия алымнары һәм ысуллары галимнәребезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә кабаттан кайтарылды, яңа шартларда киңрәк кулланыла башлады. Халык педагогикасы алымнары гаиләдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан кулланыла. Яшьләргә гаилә тормышы тәртипләре өлкәннәр үрнәге һәм аларның таләпләре аша тапшырыла. Бу – нәтиҗәле алым.

Татар халкында да үзенчәлекле, башка милләтләрдән күпмедер дәрәҗәдә аерылып торган гаилә булып яшәү рәвеше барлыкка килгән. Татар халкының тарихын һәм педагогикасын өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләрендә татар гаиләсенең үзенчәлекләренә, тәрбия системасына, яшәү рәвешенә бәйле мәгълүматларны табарга мөмкин. Элек-электән татарларда әби-бабай, әти-әни һәм берничә бала булган гаилә тулы гаилә булып исәпләнгән. Тулы гаиләләрдә тормыш-көнкүрешне оештыру, тәрбия эшчәнлеген алып бару, тышкы тирәлекнең тискәре йогынтысын киметү өчен иң кулай шартлар барлыкка килгән. Халкыбыз тулы гаилә булып яшәргә тырышкан. Дини кануннарны үтәү гаилә тормышын тагын да тәртиплерәк, әхлаклырак иткән, гаиләне тискәре факторлар йогынтысыннан саклаган. Күп гаиләләрдә дини йолаларны үтәү һәм бәйрәмнәрне үткәрү, ураза тоту, яшь парларга никах укыту, бала тәрбияләгәндә дингә таяну гамәлгә керә башлады. Гаилә тормышында дингә таянуның уңай нәтиҗәләргә китерүе көн кебек ачык. Мондый гаиләләрдә спиртлы эчемлекләр кулланылмый, ашау-эчү, киенү, гаилә әгъзалары арасында үзара мөнәсәбәтләр ислам дине кануннарына таянып алып барыла.

Беренче карашка хәзерге вакытта бәхетле гаилә булдыру өчен барлык шартлар тудырылган кебек тоелса да, гаиләләр бер-берсеннән бик нык аерыла, кызганычка каршы, уңышсыз, бәхетсез гаиләләрне дә еш очратабыз. Күрәсең, нәрсәдер җитми, нәрсәнедер эшләп бетермибез, нәрсәгәдер игътибар итмибез, битарафлык күрсәтәбез.

Гаиләнең бәхетле, зур каршылыкларсыз яшәвенә өлкән буын кешеләренең, ир белән хатынның үрнәк тәртибе һәм үзара аңлашып яши белүе уңай йогынты ясый.Тик гаилә әгъзалары арасындагы аралашу һәрвакыт шома гына бармый. Гаиләдә килеп туган каршылыклар, үз вакытында хәл ителмәсә, катлауланып, гаиләнең таркалуына да китерергә мөмкин. Гаилә каршылыкларының сәбәпләре күптөрле, шул ук вакытта аларны булдырмау һәм уңай хәл итү алымнары тагын да күбрәк. Шуларның кайберләрен санап китик:

· гаилә хезмәтенең анда яшәүчеләр арасында тигез бүленүе. Күпчелек очракта аның зур өлеше әниләр җилкәсенә төшә. Мөмкин кадәр әниләрнең гаилә хезмәтен киметү юлларын табарга;

· гаилә шартларында аралашу вакытында анда яшәүчеләрнең характерларын, темпераментларын, гадәтләрен, кызыксынучанлыкларын һ.б. үзенчәлекләрен исәпкә алырга;

· аралашу вакытында әхлак нормаларыннан читкә тайпылмаска тырышырга. Һәркемне кем һәм ничә яшьтә булуына карамастан, хөрмәт итәргә, юк-бар сәбәпләр табып гаепләмәскә, әмер бирү алымын кулланмаска, бәхәсләр килеп чыккан очракта аның урынына үзеңне куеп карарга, кайчагында дәшми дә калырга;

· аралашу гаилә әгъзаларына карата кайгыртучанлык күрсәтү, аларның хәленә керә белү, түземлелек күрсәтү, юл куя белү, һәркемнең кадерен белү юнәлешендә булса һәм бу гадәткә керсә, гаиләдә тулы гармония атмосферасы урнаша;

· гаиләдә аралашуның яшьләрне тәрбияләү, аларның шәхесен формалаштыру, өлкәннәрнең бай тормыш тәҗрибәсен аларга тапшыру, бер-береңне мәгълүмат, акыл, уңай эмоциональ тойгылар белән баету, бер-береңә тулы ышаныч белдерү юнәлешендә баруы гаиләнең бәхетле булуын күрсәтә.

Фото Zen.yandex.ru

Источник информации: Ильдар Хайруллин, Айдар Низамов, Рашида Габдельбакиевна