15 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Киң кырлы шәхес тәрбиялик

Без ишле гаиләдә үстек. Бөек Болгар төбәгенең иң матур җирендә урнашкан авылыбызның гүзәл табигате, туган җир тудырган моңлы көйләр, халкыбызның бай әдәби мирасы тәэсирендә тәрбияләндек. Әтиебез кышкы озын кичләрдә матур әкиятләр сөйли, бәетләр көйли торган иде. Безнең урам балаларының кендек әбисе булган кадерле әниебез – Зөлхәбирә Сираҗетдин кызы Хуҗиәхмәтовадан Изге Китап сүзен ишетеп, «Кыйссаи Йосыф» дастанын, «Сак-Сок» бәетләрен тыңлап, күңелләр тәмам мөлдерәмә тулып, ниргәсенә утыра иде. Ни кадәр моң, нинди тирән мәгънә ята иде аларда! Гомер үтә тора. Мин дөньяның бик күп милләтләренең әкиятләрен укыдым. Әмма безнең әти белән әни сөйләгәннәрен укыганым да, ишеткәнем дә булмады. Халыкларны, йөзләгән милләтләрне бер төркем итеп, алардан бер генә халык - совет халкы ясарга омтылган чорларда безнең милләтне нинди могҗиза саклап калды икән? Мөгаен, кышкы кичләрдә генә яшерен шүрлекләрдән төшкән изге китаплар, әби-бабайлар авызыннан ишетелгән кыйсса-бәетләр, әкиятләр саклап калгандыр. Безнең бабайлар нәселебезне, токымыбызны, кавемебезне корытмаганнар. Әнә шулай милләтебезне гасырдан-гасырга исән-имин саклап килгәннәр.

Бүген “милләт педагогикасы” дип аталган тәрбия тәгълиматы милләт белән яшьтәш, икән бит. Аны тоярга, күрергә, танырга гына кирәк булган икән. Тәрбия тәгълиматы милләтебезнең дистә - йөз гасырлар буе формалашкан психологиясенә, теленә, рухи-матди мәдәниятенә, дөньяга карашлары җыелмасына (менталитетына), аның гореф-гадәтләренә, йола-бәйрәм, һөнәр-кәсепчелегенә, ганганәләренә, тарихына, уеннарына, халык авыз иҗатына һәм дә милли үзенчәлекләренә нигезләнгән.

Элеккеге СССРда белем бирү җыелмасын халык мәгариф җыелмасы дип атап йөртәләр иде. Хәер, ул бүген дә шулай атала. Халык мәгариф җыелмасы дигән төшенчәдән барлык милләтләр өчен төзелгән бер тупланма күз алдына килә. Шуның нәтиҗәсендә ул эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан бертөрле, аерым кысаларга урнаштырылган совет тупланмасы булып яшәп килде. Аерым бер милләтнең тел, мохит, тарих, культура, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләренә, гомумән, әһәмият бирелмәде. Татар милләте педагогикасы дәверләр дәвамында совет чорының яшәү чиратын уздыруны көтте. Һәм XX гасыр ишекләрен ябып, яңа чорга, яңа меңеллыкка аяк басканда татар милләте педагогикасы буенча мәртәбәле хезмәт пәйда булды. Бу прогрессив ысулнамәгә нигезләнгән уку-укыту, тәрбия тәгълиматы акыл һәм рух вә җан тәрбиясенә кагылышлы иң гүзәл сыйфатларны гына үзенә алган, милләтнең яшь буынын дөрес, намуслы, пакь, миһербанлы, итагатьле, игелекле, кешелекле кеше, шул ук вакытта бай рухи тормыш белән яшәүгә әзерләү концепциясе салынган.

Фото Pomoshbaby.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов