04 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия эшендә халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Авыз иҗатын милләтнең күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән.

Һун-төрек-болгар-татар милләтенең авыз иҗаты да, башка халыкларның авыз иҗаты кебек үк, әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге һәм киләчәк көннәр аһәңен дә ишетәбез.

Милләтебез авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак-чишмә, мирас. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легенда, эпослары, бәет-мөнәҗәтләре һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара.

Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчеләре халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык, акыл, әхлакый тәэсир көченә, аларны өйрәнүнең зарурлыгына һәрвакыт зур әһәмият бирделәр. Каюм Насыйри халык әкиятләренең, бала тәрбияләүдәге әһәмияте ягыннан, хәтта балалар өчен махсус язылган башка әсәрләрдән югары торганлыгын ассызыклады, үзенең мәгьрифәтчелек эшчәнлегендә алардан киң файдаланды. Чөнки, диде ул, халкыбыз авыз иҗаты әсәрләренең гадилеге, алардагы саф күңеллелек бала психологиясе үзенчәлекләренә туры килә. Поль Лафарг исә “Мәдәният тарихы буенча очерклар” дигән хезмәтендә халык авыз иҗаты әсәрләрен тәрбия эшендә икеләнмичә файдаланырга киңәш итте.

Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белен бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белу чыганагы буларак та хезмәт итә. Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, хәтта аларда катнашкан тарихи шәхесләр турында да белемнәр алалар.

Татар халык авыз иҗатында, башка халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендәге кебек үк, фәлсәфә, тыйблык (медицина), этнография, география, педагогика, метеорология өлкәләренә караган шактый күп гыйлемнәр табарга мөмкин. Без халык авыз иҗаты аша тормышның төрле тарафларын, үткәннең дә, үзебез тудыра торган хәзерге көннең дә бөек әһәмиятен тирәнрәк аңлыйбыз.

Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.

Болгар-татар халкы авыз иҗаты әсәрләрен җыюга һәм өйрәнүгә күп көч куйган күренекле мәгьрифәтче һәм галим Каюм Насыйри халыкның рухи байлыгын тәшкил иткән әсәрләрне хез-мәт кешесенең талантын һәм иҗади көчен, киләчәккә булган омтылышын чагылдыру ышанычлы чыганак дип саналды.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халыкыбыз авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла.

Фото Tatobzor.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин