03 июня 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Укыту һәм тәрбия тәгълиматы аңлатмалары

Мәдәният – җәмгыятьнең тарихи үсеш дәрәҗәсе, кешенең иҗади көчләренең тормышны, эшчәнлекне оештырудага типлары һәм формалары, кешеләрнең матди һәм рухи тудырган кыйммәтлелекләре тәшкил итә.

Милләтнең барлыкка килү һәм яшәү тарихы. Милләтебезнең чын дөреслеккә туры килгән тарихы, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр ачыкланып бетмәгән. Милли үзаң, тәрбияләү өчен чын хакыйкатькә нигезләнгән тарихны белүдән дә әһәмиятлесе юктыр. Шул сәбәптән, яшь буынга укыту өчен галим-голамәләрнең, милләтебез тарихын бар яктан дәлилләп, дөрес итеп язулары зарур.

Милләт белән горурлану хисе аның рухи һәм матди мәдәниятен белүе белән турыдан-туры бәйләнгән. Рухи һәм матди мәдәниятен белми торып, милләтебезнең дөнья халыклары арасын-да тоткан урынын билгеләп булмый, шөһрәт казанган галимнәрен, артистларын, спортчыларын, милләт зыялыларын, милләтпәрвәрләрен белми торып, милләт белән горурланып булмый. Шуңар күрә матди һәм рухи мирасны белү, милләткә, аның шәхесләренә карата хөрмәт, мәхәббәт, горурлык хисләре уята.

Һәp милләтнең матурлык идеалыннан чыгып, табигый клима-тик шартларга яраклаштырып иҗат ителгән кием-салымы бар. Җете төсләрдән тегелгән күлмәк-камзуллар, чигелгән түбәтәйләр, кәлепүшләр, калфаклар, билбаулары, нәфис бәйләнгән шәл-яулык-лар, камчат бүрекләр, читек-кәүешләр, чигүле кулъяулыклар, мендәр тышлары, бистәр-сөлгеләр - бар да татар милләтенең завы-гын, осталыгын күрсәтеп торалар.

Һәp милләт, табигый климатик шартлардан чыгып, үзенең туклану тәртибен оештырган. Безнең халык, Идел суы буенда кискен климатик шартларда яшәвенә карамастан, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнә. Шул сәбәпле татар халкыньң төп азык-төлеге игенчелек, терлекчелек ризыкларыннан тора. Игеннән - бодай, арыш, арпа, борчак, ясмык, җитен, киндер; терлекчелектән - ит, сөт, сөт ризыклары: каймак, катык, сөзмә, май, эремчек һ.б.ларны алган. Милли ризыклардан гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бөккән, шулпалы аш, токмач, кыстыбый, коймак, ипи, көлчә һ.б.лар кулланыла. Кыз баланы гаиләдә әнисе шушы ризыкларны зур осталык белән хәзерләргә өйрәткән. Бигрәк тә ипи пешерүгә зур игьтибар бирелгән.

Фото Medaboutme.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин