02 июня 2020
Балалар яклау көне

Ульяновск өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының Ульяновскидагы белем бирү һәм мәдәният үзәге белән берлектә, ел саен 1 июнь- халыкара балаларны яклау көнендә ятим һәм инвалид балалар тәрбиялә торган интернатларга, сабыйлар йортларына барып, аларны бәйрәм белән котлап, матур-матур  бүләкләр тараталар. Быелгы шартларда да сабыйларны игътибарсыз калдырмады. Алар  “Гнездышко” балалар йортына килделәр.

Сиксән елга якын үтелә торган  бу бәйрәм быел беренче тапкыр гадәти булмаган шартларда уза. Килүче кунаклар да башка еллардагы кебек күп түгел, балалар да, өлкәннәр дә  - барысы да битлектән.

Биредә 40 ка якын ятим бала тәрбияләнә. Бу балаларга яхшы тәрбия һәм белем бирелә, гаилә шартлары кебек җылы мохит тудырылган.

Район җитәкчелеге белән татар автономиясе сабыйларга туңдырмалар һәм төрледән-төрле тәм-томнар, җиләк-җимешләр  китерсә,  Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтның Ульяновскидагы белем бирү һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина аларга рус һәм татар телендәге  “Шүрәле”,  “Су анасы” китапларын бүләк итте. Бу рухи күчтәнәчләргә балалар аеруча  шатланды. Димәк, биредә яшәүче балалары  татар халык әкиятләрен укып, татар халкы, аның рухи мирасы, фольклоры белән якыннан таныша алачак.