29 мая 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Педагог һәм милли педагогика

Милләт педагогикасын булачак мөгаллимнәр әзерләү процессында куллану мәсьәләләре. Булачак мөгаллимнәрне милләт педагогикасын укыту-тәрбия процессында куллана алырлык итеп әзерләүдә хәл итәсе мәсьәләләр түбәндәгедән гыйбарәт:

1. “Педагогика” дигән укыту предметының эчтәлеген халык педагогикасы белән киңрәк тулыландырырга.

2. “Тәрбия тәгьлиматы һәм ысулнамәсе” укыту предметында халык педагогикасын тәрбия процессында куллануны тикшерүгә нигезләнгән дәресләрнең санын арттырырга.

3. “Укыту тәгьлиматы” предметын өйрәткәндә халык педагогикасын куллану өчен бер генә сәгать тә каралмаган. Тиешле сәгатьләрне бүлеп бирергә.

4. “Мәгариф белән идарә итү нигезләре” предметын өйрәнгәндә дә шулай ук халык педагогикасына мөрәжәгать итү сорала.

5. Талибәләрнең курс эшләре өлешчә татар милли педагогикасын өйрәнүгә багышланса да, аларның тематикасын киңәйтү кирәк.

6. Талибәләрнең фәнни-гамәли җыеннарда татар милләте педагогикасын өйрәнүгә багышланган секцияләрен оештырырга һәм уңышлы эшләүләрен тәэмин итәргә.

7. Электив курс “Татар милләте педагогикасы”н өйрәнүне төбәк-милли компоненты эчтәлеге аша барлык мөгаллим әзерләү юнәлешләрендә, белгечлекләренә дә кертергә.

8. Чыгарылыш белгечлек эшләрен милләт педагогикасын барлауга һәм укыту-тәрбия процессында куллануга багышларга.

Милләтебез педагогикасы җирлегендә бала тәрбияләүгә ата-аналарны тарту юллары. Мөгаллим, сыйныф җитәкчесе милләтебез педагогикасы нигезендә укучы баланы һәм аның әти-әнисен актив дәрәжәдә эшкә тартмый торып, милли тәрбияне тормышка ашырып булмый. Шулай булгач, милли тәрбияне гамәлгә кертүдә бала яши торган мохит һәм ата-ана төп тәрбия шартлары булып торалар. Кызганычка каршы, ата-аналар бу өлкәдә махсус белемнәр белән коралланмаганнар.

Мөгаллим һәм сыйныф җитәкчеләре алдында торган бурыч:

-ата-аналарны тәрбия процессына киңрәк тарту өчен аларны милләтебезнең тәрбия хәзинәсе белән таныштыру. Моның нинди юллары бар сон?

Беренчедән, сыйныф һәм мәктәп (гимназия, көллият) ата-аналар җыелышларын бу максатка ярашлы иттереп уздыру.

Икенчедән, бу мирасны күпмедер күләмдә саклап килгән баланың әби-бабасын бу процесска җәлеп итү.

Өченчедән, ата-аналар өчен милли тәрбия җыелмасын өйрәнүгә багышланган махсус педагогик университетлар эшен оештыру.

Дүртенчедән, бала яши торган мохитны милли рухта оештыру.

Бишенчедән, гаиләдә ана телендә аралашу.

Милләтебез педагогикасын ана теле һәм әдәбияты, тарих дәресләрендә куллану мөмкинлекләре. Халык педагогикасын укыту-тәрбия эшендә куллануда ана теле, әдәбияты һәм тарих фәне аеруча мөһим урын алып торалар. Бу ни өчен шулай?

Һәр милләтнең, педагогикасы нигезендә шул милләтнең, теле һәм әдәбияты ята. Бала фәкать ана телендә генә дөньяны бөтен нечкәлекләре белән танып-белә ала. Димәк, ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә ана телен бөтен нечкәлекләре белән үзләштерү милли педагогикасын уңышлы куллануга туры юл.

Милли педагогиканың асыл өлешен тәшкил иткән халык авыз иҗаты (җырлар, әйтемнәр, такмазалар, тизәйткечләр, дастаннар, бәетләр, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, уеннар, легендалар, эпослар, мөнәҗәтләр, җырлар, тәгъбирләр, риваятьләр, тел көрмәкләндергечләр һ.б.лар) – халык әдәбиятының үзе инде ул.

Чын мәгьнәсендә ана телен һәм әдәбиятын өйрәнү милли тәрбияне тормышка ашыруның нәтиҗәле бер юлы булып тора.

Милләтнең оешу һәм үсеше тарихын өйрәнү шулай ук милли үзаң, милли горурлык, милләткә мәхәббәт тәрбияләү эшендә зур әһәмияткә ия. Шунлыктан уку йортларында тарих фәнен укыту игьтибар үзәгендә торырга тиеш. Тарих фәне, беренче чиратта, милләт тарихын, аннан кала гына дөнья тарихын өйрәнүне күз алдында тотарга тиеш. Милләт тарихын белү милли тарихи үзаң формалаштыруның төп җирлеге. Тарихи үзаң милли үзаңның бик мөһим булган өлешен тәшкил итә. Үз тарихын белмәгән һәм сөймәгән бала башка халыклар тарихы белән дә тирәннән кызыксына алмый.

Фото Kpfu.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин