23 мая 2020
Ульяновскида, Каюм Насыйри үзәгендә, ТАССР га 100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады!

27 нче май без татарлар кайда яшәсәк тә, ул безнең өчен истәлекле көн булып кала. Безнең сөекле арихи ватаныбызга - ТАССР төзелүгә - 100 ел була. Шул уңайдан Казан федераль университеты Каюи Насыйри институтының Ульяновск шәһәрендәге үзәгендә тарихи ватаныбыз Татарстан тарихында да  якты эз калдырган данлыклы якташлар  турында  кызыклы гына уникаль экспонатлар саклана.

Ни кызганыч, 16 нчы гасырда безнең бабаларыбыз ничек кенә тырышсалар да, үз дәүләтләрен саклап кала алмаганнар. Ә менә 20 нче гасыр башында  борынгы Сембер шәһәрендә туып-үскән, заманында бөтен дөньяны шаулаткан бөек шәхес, милли республикаларны оештыруга аеруча зур игътибар биргән якташыбыз Владимир Ильич Ленин татарларга Идел буенда үз дәүләтләрен төзеп, телләрен, гореф-гадәтләрен сакларга мөмкинлек биргән.  

Ул октябрь инкыйлабыннан соң, Россиядә зур  географик бүленешләр башланганда, 1920 нче елның 27 нче маенда ТАССРны оештыру турындагы без татарлар өчен  тарихи Декретка кул куя.    

Ульяновск өлкәсе күршебез, безнең тарихи ватаныбыз Татарстан АССР оешуга үзләреннән зур өлеш керткән  байтак шәхесләрне биргән төбәкләрнең берсе. 

Архив материалларына нигезләнеп Татарстан АССРны төзүдә актив катнашкан тагын бер семберле турында әйтми булмый. Ул - өлкәбезнең  Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында  туган Борһан Хөснетдин улы Мансуров.

1959-1966 нчы елларда ТАССР министрлар Советы рәисе. Аннары Россия авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән  Абделхак Әсван улы Абдразяковны да өлкәбезнең Иске Кулаткы районы биргән.

Әле егерменче гасырның 90 нчы елларында яңа Татарстан Республикасы эшчәнлегендә дә  Ульяновск өлкәсе татарлары зур хезмәт куялар. Радищево районы Богдановка авылы кызы Нурсинә Фәйзерахман кызы Әбдрәшитова  1995-1998 нче елларда Чаллы шәһәре вице-мэры, аннары Татарстан Дәүләт Советы секретаре, Чынлы районы Кәшә авылыннан шагыйрь, Россия дәүләт премиясе лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис башта мәдәният министры урынбасары, ә 90 нчы еллар азагында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаралар....Әлеге кызыклы документлар һәм экспонатлар белән Казан федераль университеты Каюи Насыйри институтының Ульяновск үзәгендә танышырга мөмкин булачак.