14 мая 2020
XX "ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ" ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫГЫЗ!

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елдан башлап татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештыра. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге өч этаптан тора:

I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2020 елның апреленнән 30 нчы сентябренә кадәр).

II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).

III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2020 ел ноябре).

Төп таләпләрне, катнашу кагыйдәләрен беркетелгән нигезләмәдә карый аласыз. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!

 

XX «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» яшь язучылар бәйгесенең нигезләмәсе

 

Источник информации: Отдел сопровождения социально-воспитательной работы ИФМК