30 апреля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Аңлы тәрбия эшчәнлегендә ата-аналар өчен кайбер үзенчәлекләр

Балаларга юл кую дигәндә, барыннан да элек, тискәре гадәтләрне чикләмәү күздә тотыла. Бала дәресләрен хәзерләмәде, йорт куяннарын ашатмады, тупас җавап бирде, ди. Кайбер ата-аналар бу күренешләргә бик үк игътибар итеп бетермиләр, аларны кисәтүне мөһимгә санамыйлар һәм балада бу күренешләр гадәткә әйләнеп китә. Ә ата-ана йомшаклык күрсәтә. Шуннан инде бала аңа бөтенесе дә рөхсәт ителә икән дип уйлый. Баланың үзсүзлелегенә, кирелегенә юл кую һәм ирек бирү киләчәктә дә күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин.

Кайбер әти-әниләр, югары сыйныфта укучы балаларына ярарга тырышып, хәтта алтын сәгатьләр, кыйммәтле бизәнү әйберләре алып бирәләр, алар өчен бик еш мәҗлесләр үткәрәләр һ.б. Алар балаларына ярарга һәм һәрбер төрле таләпләрен үтәргә тырышалар. Бу начар гадәтне яхшыдан аера белмәү, баланы мактап кына, иркәләп кенә торырга кирәк дигән фикердә тору һәм баланың бер генә теләгенә дә каршы килмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңламау бәласе.

Юл кую, узындыру, артык иркәләү, гел мактап тору баланы ихтыярсыз, тормыштагы каршылыкларны җиңүгә сәләтсез, каты бәгырьле, рәхимсез һәм эгоист итеп тәрбияли.

Тормыш баладагы андый тискәре гадәтләрне гафу итми. Ата-аналары тарафыннан сыйпалып, сөелеп кенә үскән балаларга тормыш итүе бик кыен булачак, чөнки ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәнмәгән.

Әмма баланың нигезле теләге игътибарга лаек. Таләпчән булам дип, һәрбер теләгенә каршы килү дә әйбәт эш түгел.

Дөрес, таләпчәнлек күрсәтү, баланың гаепләрен тикшерү, ачыктан-ачык сөйләшү җиңел эш түгел. Ләкин бала тәрбияләгәндә аның киләчәк тормышы турында да онытмыйча, уйлап, акыл белән эш итәргә кирәк.

Фото Yandex.com

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин