24 апреля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Укытучы, ата-ана, бала арасындагы хезмәттәшлек һәм үзара аңлашучанлык

Нәрсә ул ата-ана абруе һәм аңа ничек ирешергә?

Баласы «тыңлаусыз» ата-аналар, гадәттә, абруй – ул табигать биргән сәләт, сәләтең булмаса, бернәрсә дә эшли алмыйсың, андый кешеләргә бары тик кызыгырга гына кала, дип уйлап, бик нык ялгышалар. Абруй казану ата-ананың үзенә бәйле. Ялган нигезгә корылган абруйның гомере бик кыска, ул бик тиз җимерелүчән була.

Ялган абруй үзе берничә төргә бүленә.

Куркыту юлы белән яуланган абруй. Абруйның мондый төре белән күбесенчә әти кешеләр «авыручан» була. Ата кеше юк кына эш өчен дә тавыш күтәрә, баланың һәр соравына дорфа итеп җавап кайтара, аның һәрбер гаебен җәза белән хәл итә – ата куркыту абруена ирешә. Атаның мондый залимлегеннән баланың гына түгел, хәтта ананың да коты алынып тора.

Баланы читләтү юлы белән яуланган абруй. (Баладан ерак тору абруе.) Кайбер ата-аналар, бала тыңлаучан булсын өчен, аның белән мөмкин кадәр азрак сөйләшергә, аннан ераграк торырга кирәк, дип уйлыйлар. Андый гаиләләрдә бигрәк тә аталар үзләрен балаларыннан читтә тотып, абруйга ирешербез дип ышаналар.

Вакчыллык юлы белән яуланган абруй. Ата-аналар еш кына балаларына кирәгеннән артык игътибар итәләр, төпченәләр. Әмма үзләрен һавалы тоталар. Алар, ата-ананың һәрбер сүзеннән бала дерелдәп, куркып торырга тиеш диләр. Балалары белән боеру тонында гына сөйләшәләр. Һәр кушкан нәрсә берсүзсез үтәлергә тиеш дигән фикердә торалар. Андый ата-ана баланың үз-үзен тотышында һәрчак тәртипсезлек күрә һәм аны үзенчә «тәрбияләргә» керешә. Баланың тормышы, уй-фикерләре аны бөтенләй кызыксындырмый, ул үз сүзен генә сүз итәргә омтыла.

Бәйләнчеклек юлы белән яуланган абруй. Бу очракта ата-аналар, үзләренең бетмәс-төкәнмәс өйрәтүләре, вәгазьләре, сафсаталары белән баланың теңкәсенә тияләр. Балага шаяртып бер-ике сүз әйтәсе урында, буш сүзләрен сөйләп башын катыралар. Алар балалары каршында бер гөнаһсыз-кимчелексез кеше булып күренергә тырышалар, ләкин баланың да үз хыяллары булуын, алар белән исәпләшергә кирәклеген онытып җибәрәләр.

Йомшаклык юлы белән яуланган абруй. Мондый абруйга ата-аналарның балага юл куюы, йомшаклык күрсәтүе белән ирешелә. Ата яки ана балага ни теләсә шуны эшләргә рөхсәт итә, баладан бернәрсәне дә кызганмый, янәсе алар саран түгел. Ата-аналар һәр­бер конфликттан бик нык куркалар, гаилә тынычлыгы өчен алар теләсә нинди корбанга да барырга әзерләр; гаиләдә тынычлык кына булсын, бала гына көйсезләнмәсен. Баланың барлык теләкләрен, барлык капризларын, урынсыз таләпләрен үтәргә тырышу еш кына бик күңелсез хәлләр китереп чыгара, ләкин инде соң була.

Дуслык юлы белән яуланган абруй. Гаиләдә, әлбәттә, дуслык булырга тиеш. Ләкин ул дуслык чыннан да әти-әни һәм балалар арасында булырга тиешле дуслык рәвешендә булганда гына дөрес тәрбиягә ирешергә мөмкин. Чөнки ата-ана – гаиләнең өлкән әгъзалары һәм, балаларына дус булу белән беррәттән, аларны тәрбияләүчеләр дә. Әгәр дә андый дуслык чигеннән чыкса, кире процесс башлана. Мондый гаиләләрдә балалар ата-аналарыннан мыскыллап көләләр, тупас сүзләр әйтәләр, адым саен аларны өйрәтәләр.

Ата-ана абруеның төп нигезе булып ата-ананың тормышы, эше, аларның әхлакый йөзе, гомумән, яшәү рәвеше торырга тиеш.

Балалар ата-аналарының ничек яшәүләре, ни белән кызыксынулары турында мөмкин кадәр иртәрәк белсәләр яхшырак. Ата-ананың хезмәте, эше бала каршында җитди, ихтирам ителергә лаек эш дип куелсын. Бу мәсьәләдә тагын шуны да онытырга ярамый, кешенең һәртөрле эшчәнлегенең үзенә күрә киеренкелеге һәм казанышлары була. Ата-аналар исә балаларына үзләрен рекордчылар, тиңдәше булмаган даһилар итеп тә күрсәтергә тиеш түгелләр. Әмма балалар башкаларның, әти-әниләренең, якын иптәшләре казанышларын да күрә һәм алар белән горурлана белергә тиешләр.

Кыскасы, чын абруйны баланың тыңлаучанлыгына ирешүгә юнәлдерелгән ясалмалыктан аера белергә кирәк.

Фото Somosmamas.com.ar

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин