20 апреля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия эшчәнлегендә вак-төяк юк: иманлы-әдәпле булыйк!

Тупаслык, тотнаксызлык, тәрбиясезлек – әдәп кагыйдәләренә сыймый торган гамәл ул. Әдәпсез кешегә вөҗдан газаплары кебек тойгы – ят күренеш. Әдәпсезлек – әхлакый ярлылык, рухи бушлык, мәгънәсезлек күрсәткече ул!

Әдәпсез бәндә кешеләрнең эшлекле сыйфатларыннан көлә, үзен коллективның әгъзасы итеп тоймый, дуслыкны мәсхәрәли. Иң әйбәт кешелеклелек хисләрен һәм идеалларын ул буш хыяллану дип уйлый, кеше кимчелекләреннән көлә, кешеләрнең башкарган эшләрендә эгоистик максат һәм комсызлык кына эзли.

Гаилә һәм мәктәп кече яшьтән үк балаларда туган илгә, Ватанга карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә тиеш. Дуслыкка, үзара ихтирамга нигезләнеп, зур шатлыклар һәм хезмәт куанычы белән сугарылган гаилә тормышы балаларда гражданлык хисе һәм кешеләргә ихтирамлылык тәрбияләүнең яхшы мәктәбе булып торсын.

Әлеге киңәшләребезне педагог, психолог профессияләрен гомерлеккә  юлдаш итеп сайлаучылар һәрвакытта да исләрендә тотсыннар иде.

Фото Rodkombgd.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин