19 апреля 2020
Бөек Тукай кабызган шигърият учагы җылыта!

Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче 27 гимназия” укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган “Минем Тукай” флешмобында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турындагы фильм белән катнаша.

“Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган “Минем Тукай” флешмобына безнең 27 нче гимназия бик теләп, беренчеләрдән булып кушылды. Тукай ул – милләтебезнең кояшы, йөзек кашы. Укучыларыбыз шагыйрьнең әсәрләрен укый, "Ләйсән" вокаль ансамбле "Туган тел" җырын өч телдә: татар, инглиз, рус телләрендә башкара”, - дип билгеләп узды гимназия директоры Люция Хөснетдинова.

Гимназиянең "Сәләт" театр студиясе Рабит Батулланың "Сират күпере" әсәре буенча фильм төшергән. 27 гимназиянең татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева Г. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте тасвирланган фильмны флешмоб кысаларында башка милләттәшләргә дә күрсәтү бәхетенә ирешкәнлеген әйтте. Фильмда гимназиянең сәләтле яшьләре катнаша. Тукайны уйнаучы Салават Әбделманов – "Татар егете" конкурсы лауреаты, Алия Сабирҗанова "Шаян-ТВ" каналын караучы дусларыбызга яхшы таныш.

“Зәйтүнә ролен башкаручы Ләйсән Фатихова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ләйсән бик тыйнак, әдәпле, чын мәгънәсендә татар кызы. Ул татар теленнән республика олимпиадалары җиңүчесе, Халыкара олимпиадалар призеры, КФУда үтә торган күп кенә конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Шәһәребездә уздырылучы "Татар кызы" конкурсы призеры.Шуны төгәл әйтә алам: мәктәптә укыганда ук үз кыйбласын тапкан балалар югары уку йортларына киткәч тә югалып калмыйлар, үзләренең активлыклары белән аерылып торалар. Шундый укучыларымның берсе булган Зилә Мөбәрәкшина белән горурланам, Ләйсән дә аның юлыннан китәргә җыена. Быел 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлап,КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга керергә тели”, - дип сөйләде укучысы хакында ул.

Гимназиянең 11нче сыйныф укучысы, фильмда Зәйтүнә ролен башкарган Ләйсән Фатихова мәктәптә берничә ел театр түгәрәгенә йөргәнлеге турында әйтеп үтте. “Түгәрәкнең җитәкчесе Раил Фәһим улы безгә әлеге өзекне куярга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым. Бөек Тукай яшәгән чорның мохите белән тирәнрәк танышасым, шул заман кешеләренең яшәешен, рухи дөньясын тирәнрәк аңлыйсым килде.

Әлеге акциядә катнашуым – татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайга хөрмәтемне күрсәтү. Татар яшьләре арасында , кызганычка каршы, саф татар телендә сөйләшүчеләр кими бара. Бу бер дә матур күренеш түгел. Минем уйлавымча, һәркем үз телен, милләтен, гореф-гадәтләрен онытмаска, саклап калырга, аларны киләсе буынга тапшырырга тиеш. Хыялым – Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга  кереп, телебезнең киләчәгенә үз өлешемне кертү. Татар теленең кулланылыш даирәсе тагын да киңәйсен иде, дигән теләктә калам”, - дигән фикерләрен җиткерде ул.

Фильм авторы Раил Рамазанов сүзләренчә, “Минем Тукай” кебек флешмоблар бик тә кирәк, чөнки укучылар гына түгел, олылар да бик теләп катнаша. “Татарстан гына түгел, төрле милләт арасында яшәүче татарларыбыз да теләп катнаша, күзәтеп барам. Үзебезнең татар телебездә, ана телендә сөйләшик, аралашыйк! Милләтебезне саклыйк, милләтебез булганда татар телебез мәңге яшәр”, - диде “Сәләт” театр студиясе җитәкчесе.

Гөлгенә Нурмиева милләттәшләребезне Г.Тукайның туган көне уңаеннан шагыйрь иҗаты тирәсенә туплаган КФУ җитәкчелегенә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка зур рәхмәтләрне җиткерүен әйтте. “Әйдәгез, хөрмәтле милләттәшләр, бөек Тукай кабызган шигърият учагы тирәсенә тупланып, күңелләребезгә өмет очкыннары өстәп алыйк әле!” – дип өстәде татар теле укытучысы.

 

 

 

 

Источник информации: 10.2-601 студенты Зилә Мөбәрәкшина.