18 апреля 2020
"Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе Казан федераль университеты белән берлектә #МИНЕМТУКАЙ флешмобын башлап җибәрде

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай – планетабызда яшәүче төрле төрле милләтләр, төрле халыкларның горурлыгы. “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара  багланышлар институты  белән берлектә уртак акция – «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәрде. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм республикада уздырыла торган туган тел ункөнлеге кысаларында уза.

#МИНЕМТУКАЙ    

Флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеоязмагага төшереп, МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш.

Ризәлә Гыйләҗева  КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты

Шигырьләрне һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин. “Кызыклы шәкерт” шигыре япон телендә менә болай яңгырый.

Сяфукатэ Иэрцзати (Кытай) КФУның магистратурасы (2 курс)
Ә ерак Африка вәкиле “Шүрәле” әсәреннән өзекне француз телендә укый.

Гандао Жозеф Франсис Фифонсси  (Бенин Республикасы, Көнбатыш Африка)  

“Минем Тукай” флешмобына шулай ук Тукай шигырләренә җырлана торган җырлар һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканын да куярга мөмкин. Мөмкинлекләр күптөрле.

Рәдиф Җамалетдинов   КДУ Филология һәм мәдәният ара багланышлар Институты директоры

“Минем Тукай” флешмобының генераль партнерлары арасында безнең “Татарстан” дәүләт телерадикомпаниясе дә бар.

https://trt-tv.ru/tat/ya-alyklar/tatarstan-d-l-t-teleradiokompaniyase-m-kazan-federal-universitety-minem-tukaj-dip-atalgan-fleshmob-bashlap-ib-rde/

Источник информации: Государственная телерадиокомпания «Татарстан»