16 апреля 2020
И. Алтынсарин исемендәге Милли мәгариф академиясе белән хезмәттәшлектә

Казахстанның (Нур-Султан) гаҗәеп фәнни дөньясы, аның фәнни эзләнүләр хәзинәсе булып саналган Ибрай Алтынсарин исемендәге Милли мәгариф академиясе, анда уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләр, фәнни яңалаклар, фәнни ачышлар КФУ галимнәрен дә үзенә җәлеп итә.  КФУның Психология һәм мәгариф институты белән И. Алтынсарин исемендәге Мәгариф милли академиясе арасында хезмәттәшлек меморандумын гамәлгә ашыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты галиме Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна академиядә ел дәвамында ике мәртәбә уздырыла торган “Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә өзлексез белем: яңа таләпләр” исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференциясендә еш катнаша (Назарбаев Университет, Костанай дәүләт педагогик институты һ.б.ш.).

Әлеге конференциядә Россия, Казахстан, АКШ, Бөекбритания, Эстония һ.б. Европа һәм Азия илләреннән килгән галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар, уку йортлары җитәкчеләре, сәясәтчеләр фәнни-педагогик мәгарифтә соңгы инновацион тикшеренүләр һәм практик тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлегенә ия була алалар. Конференциянең максаты – өзлексез белем бирү системасының теоретик һәм практик характерындагы мөһим проблемаларны, хәзерге Казахстан һәм чит ил мәгарифенең торышын, аларның үсеш перспективаларын һәм үзара бәйләнешен тикшерү. Конференция уртак халыкара дисциплинара тикшеренүләр оештыру, өзлексез белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, Халыкара Академия берләшмәсен берләштерү һәм Казахстан галимнәренең чит илләр галимнәре белән хезмәттәшлекләрен, галимнәрнең танылуын арттыру өчен киң мөмкинлекләр бирә.

И. Алтынсарин исемендәге Милли мәгариф академиясе  конференцияләрендә катнашудан тыш, Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовнаның академия базасында чыгарыла торган "Бiлiм-Образование" исемендәге фәнни-педагогик журналының беренче битләрендә фәнни мәкаләләре чыга: дәүләт телләреннән башка, аның мәкаләләре инглиз телендә дә актив язылып бастырыла (“Булачак белгечләрне мәдәниятара аралашуга профессиональ дәрәҗәдә әзерләү”, “Булачак билингваль укытучылар мультилингваль һәм мультимәдәни белем бирү киңлегендә”, “Белгечләрнең мәдәниятара эшлекле коммуникатив компетентлыгы полимәдәни киңлектә каршылыкларны җиңеп чыгу юлы” һ.б.ш.).

Эльмира Шәүкәтовна Казахстанның күпчелек галимнәре белән һәрчак фәнни элемтәдә: Милли мәгариф академиясенең зур галиме, алдынгы фәнни хезмәткәре, югарыда эйтеп узган “Бiлim-Образование” исемендәге фәнни-педагогик журналының җаваплы сәркатибе Исаева Жибек Кайруллиновна белән Эльмира Шәүкәтовна күптән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлектә. Шул рәвешле, КФУның Психология һәм мәгариф институтында уздырылачак (май-июнь, 2020 ел) VI Педагогик белемгә багышланган халыкара форумында да ИПО КФУ белән И. Алтынсарин исемендәге Милли мәгариф академиясе фәнни тандемы, бердәм алып барылган эзләнү һәм тикшеренү эшенең нәтиҗәсе чагылыш табачак – Сәлимҗанова һәм Исаева галимнәре алып барган тикшеренү темасы “Университетның белем бирү киңлегендә булачак укытучыларның цифрлы грамоталылыгын һәм санлы компетентлыгын үстерү”.

Моннан тыш, VI Педагогик белемгә багышланган халыкара форум кысаларында Казахстан галиме Исаева Ж.К. Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна җитәкчелегендә алып барылачак  “Профессиональ педагогик белем һәм профессиональ әзерлек” секциясендә чит ил эксперты буларак та катнашачак.

Источник информации: Эльмира Салимзянова