13 апреля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Балалар усешендэ техник ижаты

Дөресен әйтик, балалар, бигрәк тә малайлар, кечкенәдән үк техника белән кызыксыналар. Алар машиналарның, күтәрү краннарының эшен күзәтергә, әтиләре белән тракторга, машинага утырып йөрергә яраталар. Уйнаганда, олыларга охшарга тырышалар, шакмаклардан йортлар төзиләр, күтәрү краннары ясыйлар, ватылган машиналарын, уенчыкларын төзәтәләр.

Өлкән сыйныф балалары радиотехника, электр техникасы һәм кибернетика белән кызыксыналар, катлаулы математик мәсьәләләр чишәләр, радио буенча идарә итешле уенчыклар, программалаштырылган һәм ярымүткәргечле приборлар уйлап табалар.

Техник иҗат балаларның зиһенен үстерә, күзаллауларын киңәйтә, физика һәм химия законнарын тирәнрәк аңларга булыша, белемнәрен практикада кулланырга өйрәтә.

Техника белән кызыксыну ватылган уенчыкларны төзәтүдән, балаларны эш коралларыннан файдаланырга өйрәтүдән башлана.

Төзү һәм ясау кебек иҗади эш белән кызыксынучы балаларга төрле сызымнар, эскизлар бирелгән китаплар табарга булышу да бик мөһим. Аларны техник иҗат күргәзмәләренә алып бару да балалар өчен файдага гына булачак. Балаларының техника белән мавыгуын күргән ата-аналар аларның техник түгәрәкләргә йөрүләренә ирешергә тиешләр.

Фото Cmit.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин