05 марта 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбиядә уен

Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Өлкән кешенең тормышында эшчәнлек, хезмәт, эш нинди урын тотса, бала өчен уен да шундый ук урын тота. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шулайрак була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитлегүен балачактагы уенының алга таба үсеше, аның акрынлык белән эшчәнлеккә күчүе итеп карарга кирәк. Әмма күчү бик акрын бара һәм ул берничә чорга бүленә. Беренче чор – бүлмәдә уйнау дәвере. Бу чор бала биш-алты яшькә җиткәнче дәвам итә. Бала бигрәк тә ялгыз уйнарга ярата, уенга бик сирәк кенә бары бер яки ике иптәшен катнаштыра. Ул үзенең уенчыклары белән уйнарга яратарак төшә, чит кеше уенчыкларына кызыгып караса да алар белән бик үк теләп уйнамый. Нәкъ менә шушы чорда баланың шәхеслек сәләте үсә, аңа ялгыз уйнавы рәхәт булса да, бу чорның артык озакка сузылмавына, аның үз вакытында икенче чорга күчүенә ирешергә кирәк.

Балалар уенының икенче чорына җитәкчелек итү кыенрак, чөнки бу чорда алар инде ата-ананың күз алдында гына уйнамыйлар, киңрәк аренага чыгалар. Икенче чор, мәктәп чорының бер өлешен алып, 11-12 яшькә кадәр дәвам итә. Бу чорда инде бала җәмгыять әгъзасына әверелә, ләкин әле бу җәмгыять – балалар җәмгыяте, аның әле нык дисциплинасы да, җәмәгать контроле дә юк. Мәктәп уеннар белән шөгыльләнүнең өченче чорына күчү баскычы булып тора.

Өченче чорда инде бала коллектив әгъзасы булып санала. Шуңа күрә бу яшьтә уен чын күмәклек рәвешен ала һәм акрынлап спорт уенына әйләнә, ягъни билгеле бер физкультура максатларына, кагыйдәләренә бәйле була.

Уен чорының өчесендә дә ата-аналар йогынтысының әһәмияте зур. Әлбәттә, үзенең әһәмияте ягыннан алгы урынга беренче чорны куярга кирәк, чөнки әле ул чорда бала, гаилә коллективыннан башка, бер коллективның да әгъзасы булып тормый, аның үз ата-аналарыннан башка бүтән җитәкчеләре булмый. Әмма башка чорларда да ата-аналарның йогынтысы зур була.

Бала уенында түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк. Бала чыннан да уйнасын, уйлап тапсын, иҗат итсен, төзесен, төрле комбинацияләр ясый белсен. Бер уеннан икенчесенә ташланмасын, элек башлаган уенын төгәлләсен, эшен ахырынача җиткерергә күнексен.

Һәрбер уенчыкны кирәкле һәм кыйммәтле әйбер дип карасын, аны саклап тотсын. Уенчыклары һәрвакытта да тәртиптә булырга тиеш. Уенчыклар ватылса, аны төзәтергә кирәк, төзәтү эше катлаулырак булса, ата-аналар, тәрбиячеләр ярдәмендә эшләнә.

Уен процессында ата-аналар балага мөмкин кадәр тулы ихтыяр һәм ирек бирергә тиешләр, ләкин ул уен дөрес барганда гына бирелә. Әгәр дә бала берәр хәлдә кыенсынып калса, уен кызыксызга әйләнсә, балага булышлык күрсәтергә кирәк, аңа кирәклесен әйтеп бирергә, берәр кызыклы сорау куярга, ә кайвакытта хәтта аның белән бергәләп уйнарга да кирәк. Уенның өч чорында да балада күңел ачуга караганда, мөмкин кадәр канәгатьләнүгә омтылу, кыенлыкларны җиңеп чыгу, хыяллана һәм уйлый белү ихтыяҗы тәрбияләнә. Икенче һәм өченче чорларда баладан инде уйнау гына түгел, бәлки башка кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәттә була белү дә таләп ителә.

Баланың уены хезмәткә әзерлек тә булып тора. Күп кенә педагоглар, ата-аналар уенга җитәкчелек итүгә тиешле игътибар итмиләр. Баланы үз иркенә куялар, я аны кирәгеннән артык уенчыклар белән күмеп ташлыйлар. Уенның төрле чорларында уен алымнарын төрләндерергә һәм һәр баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк.

 

Фото Woman.forumdaily.com

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин