28 февраля 2020
Даими кунагыбыз белән очрашу

Халкыбызнең киләчәген кайгыртып, тел, гореф-гадәт, милли үзаңны саклау максатыннан Ватаныбызга хезмәт итүче шәхес белән күзгә-күз очрашып, аралашу бәхетенә ия булган без, студентлар, үзебез өчен шактый күп яңалык ачтык.

26 февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу узды.

Равил Кәлимулла улы ТАССРның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Аның үткән юлына күз салсаң, күпкырлы шәхес булуына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Ул Казан шәһәре Бауман район комитетының комсомол оешмалары бүлеге мөдире, ТР Эчке эшләр министрлагы органнары хезмәткәре, Татарстан Республикасы һәм Россия Салым полициясе федераль хезмәтендә төрле җитәкче һәм башка вазифаларны башкара.

Кунагыбызның чыгышын һәр студент башыннан ахырына кадәр игътибар белән тыңлады. Очрашуның кыска гына вакыты эчендә Равил Кәлимулла улы Мәскәү шәһәрендәге татарлар эшчәнлеге турында бик бай мәгълүмат житкерде. Күпкырлы шәхесләрнең ирешкән дәрәҗәләре турында сөйләп, яшьләрнең күңелендә алга таба омтылыш хисе уятты. Чит жирләргә чыгып, Татарстанны таныткан сәләтле татар яшьләре белән таныштыру, һичшиксез, һәркемгә хуш килде. Алар арасында Т.Я. Хабриева, Р.С. Акчурин, Ф.Ш. Мансуров, М.А. Гареев һ.б. Моннан тыш кунагыбыз илебез башкаласында үткәрелеп килә торган чаралар турында әйтеп үтте. Мәскәүдә татар халкының борын-борыннан килгән Сабан туе бәйрәме ел саен 300 мең кеше каршында үтүе милләтебезнең даһилыгын исбатлый.

Тынгысыз тормышта кайнаган студентлар өчен бу чыгыш искиткеч кызыклы булды, аларны куйган максатларына таба атларга рухландырды. Татар бүлегендә укып чыккан шундый күренекле шәхеснең студентлар белән очрашуга килүе зур игътибарга лаек. Тәжрибә туплаган, үзе күргәннәрне башкалар белән дә бүлешергә теләгәннәр бармак белән санарлык. Укучылар, форсаттан файдаланып, сораулар бирделәр, киләчәктә тормышка ашырырга мөмкин дип уйлаган кайбер тәкъдимнәр дә яңгырады.

Шундый зур исемнәргә лаек булып, бик күп уңышларга ирешсә дә, Равил Кәлимулла улының гадилеген югалтмавы студентлар игътибарыннан читтә калмады. Формаль чикләр турында онытып, дусларча әңгәмә оештыру барыбызны да уйларга этәрде. Равил Кәлимулла улы үз чыгышын “Без – татарлар, без булдырабыз” дип тәмамлады, яшьләр кирәк чакта илен дә саклый, герой да була белә дигән фикер җиткерде. Соңыннан кунагыбыз студентларны актив булырга, сәләтләрне үстерергә өндәде.

Безгә дөрес юл күрсәтүче, төпле киңәш бирүче, тәкъдимнәребезне ишетә белүче булганда, алга барасы, яңа үрләр яулыйсы килә. Шуңа күрә мондый очрашуларның әһәмияте бәяләп бетергесез!

 

Хәбибуллина Алинә, Гыйләҗева Ризәлә.