27 февраля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия эшендә әкиятләр

Баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы. Әкият каһарманнары белән бергә, бала җиде кат җир астында, ерак җирләрдә «сәяхәт итә», төрле илләргә «барып кайта», аларның табигате белән таныша, халык тормышы, аларның уй-хыяллары турында белә. Әкият аның аңын һәм фантазиясен үстерә, тасвирлы теле белән балаларның сөйләм телен баета.

Һәр әкияткә тәрбияви максат салынган: гыйбрәтле, үгет-нәсыйхәт, әхлакый хакыйкать. Образлы, шул ук вакытта нәниләргә дә аңлаешлы тел белән халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый, югары әхлак сыйфатларын калку итеп күз алдына китереп бастыра, гаделлекне һәм зирәклекне җиңүче итеп калдыра, ялкауларны, рәхимсезләрне, кансызларны, әдәпсезләрне көлке һәм мескен хәлләргә калдыра.

Әкиятләрдә халыкчанлык әхлак сыйфатлары гәүдәләнә, туган илгә мәхәббәт һәм аны яклауга әзерлек, явызлык белән аяусыз көрәш, хезмәт сөю, осталык, гаделлек, дуслык һәм вәгъдәгә тугрылык хисләре чагылыш таба. Әкиятләрдәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә. Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларын күзаллый һәм намуслы-лыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла.

Әкиятләр балаларда төрле хисләр (күңеллелек, соклану, шатлык, көлү, ягымлылык, мөлаемлылык, кайгырту, кызгану, нәфрәтләнү һ.б.) тәрбияләү ягыннан да игътибарны җәлеп итә.

Ике яшьлек балалар да рәхәтләнеп әкият тыңлыйлар. Аны мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары да ярата. Әкиятне акрын, сәнгатьле итеп уку мөһим. Рәсемнәрен карау, авыр булмаган сораулар бирү, эчтәлеген сөйләтү файдалы. Бу хәтерне ныгыта, игътибарны арттыра, баланы уйланырга өйрәтә.

Сабый әкият белән реаль дөньяны аера белми. Ул: «Убырлы карчык, Шүрәле, Су анасы чыннан да булганмы?» дип тә сорау бирергә мөмкин. Андый очракта баланың күңелен төшермәскә кирәк. Югыйсә, аның кызыксынуының юкка чыгуы бар. Булмаган, ләкин аларга охшаган әйберләрне бар дип аңлатырга кирәк. Балалар үскән саен әкият белән чынбарлык арасындагы аерманы үзе аңлый башлый.

Балалар яратып укый торган татар халык әкиятләренә тагын, дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән төрле ил, шулай ук рус халыклары тудырган әсәрләр, әкиятләр өстәлә. Әлбәттә, алар арасында Пушкин, Андерсен, Гофман, бертуган Гриммнар, Перро, Тукай, Алиш әкиятләре дә бар.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин