21 февраля 2020
КФУда IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинар үтте

20 февральдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” дип исемләнгән IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинар узды.

Семинар Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты филология факультетының гамәли казах теле кафедрасы, чит телләр кафедрасы һәм Төркиянең Эге университеты белән берлектә оештырылды.

Иң элек сәламләү сүзе белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чыгыш ясады. Ул әлеге семинарның халыкара туган телләр көненә багышланганын әйтеп үтте, аның төрле иллләрдә яшәүче һәм эшләүче галимнәрне берләштерү, төрки телле халыклар арасында элемтәләрне ныгыту максаты белән үткәрелүенә басым ясады. Рәдиф Җамалетдинов  шулай ук,  Халыкара туган телләр көнненә багышлап, институтта 21нче февраль көнне яшь галимнәр өчен “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачагын билгеләп үтте. “Чарада  Казахстаннан, Төркиядән, Башкортстаннан һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән яшь коллегаларыбыз да катнашачак. Алдагы  елларда да уртак проектларыбызны уздырылуын теләп калам”, - диде ул.

Институт директоры 23-26 апрель көннәрендә КФУда “Дөньякүләм тюркология һәм Казан университеты” халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәген искәртте. Ул алдагы елларда бу конференциягә Эстония, Казахстан, Азәрбайҗан, Украина, Кытай һәм Россиянең берничә төбәгеннән вәкилләр килүен әйтте һәм делегатларны быел булачак чарага да   чакырып калды.

“27 - 31 октябрь көннәрендә Институтыбыз күләмендә Халыкара лингвистика саммиты узачак. Анда түбәндәге  мәсьәләләрне күтәргән  юнәлешләр булачак: тел белеме тармакларында  эзләнүләр, чагыштырма-тарихи тел белеме, хәзерге заманда ике һәм күптеллелек үсеше, клиник лингвистика, социолингвистика һ.б. Әлеге саммит Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы Бодуэн де Куртенэның тууына 175 ел тулуга багышлана, галимнең Казан университетында эшли башлавына да октябрьдә 145 ел була. Киләчәктә дә бергәләп шундый чараларда очрашырга насыйп булсын”, - дип билгеләп үтте Рәдиф Җамалетдинов.

Төркиянең Эге университеты профессоры Мостафа Өнәр чыгышын хәзерге кулланылышта йөргән сүзләрдәге полисемия (күмәгънәлелек) күренешенә багышлады. “Төрки дөнья бик киң. Әлеге семинар - Казан, Уфа, Нур-Солтан һәм Измирны бервакытта бәйли торган чара. Минемчә, без бер-беребезнең чыгышларын тыңлап, зур тәҗрибә алырбыз. Тиз арада бу семинар материаллары җыентыкка тупланып басылуы да мине куандыра. Күп еллар уку-укыту юнәлешендә тупланган тәҗрибәбез киләчәк буыннарга да китап һәм видеоязма рәвешендә барып җитәр дип ышанам”, - диде профессор.

Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Куандык Күлманов семинарда катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы турында сөйләде. Мисал буларак, ул быелгы семинарда Америка галиме дә катнашуын әйтте. “Семинарның үткәрелүенә бик шатбыз. Казан федераль университеты һ.б. югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүебезгә сөенәбез. Алга таба да тыгыз элемтәдә булсак иде”, - диде ул.

Каюм Насыйри исемендәге институт директоры, профессор Әлфия Юсупова чараның Казахстанның  Евразия милли универистетында урнашкан Каюм Насыйри үзәгендә үткәрелүен ассызыклап үтте. “Каюм Насыйри институтының чит илдәге беренче үзәге нәкъ менә шушы университетта ачылуына шатбыз. Шул вакыттан бирле галимнәр белән аралашып торабыз. Фәнни хезмәттәшлегебез озак елларга дәвам итәр дип ышанам”, - диде галимә.

Шулай ук семинарның пленар утырышында КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты К. Фәтхуллова, Казахстанның Евразия милли университетыннан Ж. Жунисова, А, Хәмитова, Азәрбайҗан дәүләт педагогика уиверситетыннан М. Гусейнова, Т. Нагиева кебек галимнәр чыгыш ясады. Онлайн семинарның секция утырышлары Евразия милли университетында һәм Казан федераль университетында 4 юнәлеш буенча дәвам итте. Анда лингвометодика, тел белеме тармаклары һәм төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре буенча чыгышлар  булды, фикер алышулар үтте.

Профессор Әлфия Юсупова семинар материалларының җыентык буларак басылып чыгачагын әйтте. Каюм Насыйри институты директоры барлык катнашучыларны да Халыкара туган тел көне белән котлады һәм һәркемгә уңышлар теләп калды.

 

Источник информации: 10.2 – 601 төркем студенты Зилә Мөбәрәкшина.