20 февраля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Үсештә кимчелекле балалар

Физик һәм психик үсешләре ягыннан нормаль булмаган балалар. Бу тайпылышлар тумыштан да булырга яки яшәү дәверендә дә барлыкка килергә мөмкин. Тумыштан килгән аномаль хәлләрнең сәбәпләре төрле. Болар күп вакытта нәселдән нәселгә күчә торган җитешсезлекләр. Кечкенә вакытта кичергән йогышлы авыруларның (эпидемик менингит, полиомиелит, кызылча һ.б.) да шундый хәлгә китерүе мөмкин, гарипләнү, агулану да гомерлек чирнең сәбәбе булган очраклар бар.

Аномаль балаларның төп төркемнәренә ишетмәүчеләр (чукраклар, начар ишетүчеләр), күрмәүчеләр (сукырлар һәм аз күрүчеләр), акыл ягыннан зәгыйфьләр, тотлыгып сөйләшүчеләр керә. Мондый балаларга махсус мәктәпләрдә белем, тәрбия һәм хезмәт күнекмәләре бирелә.

Нормадан авышкан балаларны карауда, тәрбияләүдә гаилә төп урынны алып тора. Андый балаларга олылар акыл һәм физик үсеш ягыннан бик күп ярдәм итә ала. Моның өчен алар белән ешрак аралашырга һәм аларга зур игътибар бирергә кирәк. Балаларга бервакытта да аның авыруы турында исенә төшерергә ярамый. Гаиләдәге тынычлык, киң күңеллелек баланың нерв системасын ныгытуга зур ярдәм итә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин