24 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Яшәү яме

Башлыча гаиләдә тәрбияләнә. Намуслылык тәрбияләү ата-аналарның тәрбия эшен дөрес куюларына, дөрес тәрбияләү алымнары куллануларына бәйле.

Нәрсә ул намуслылык? Намуслылык – чын күңелдән булган ачык, ә намуссызлык – яшертен, астыртын мөнәсәбәт. Әйтик, баланың алма ашыйсы килә ди, һәм шул теләген ачыктан-ачык әйтеп бирсә, бу – әйбәт гадәт. Ә инде үзенең бу теләген әйтергә кыймыйча, берәүгә дә күрсәтмичә генә алманы алырга тырышса, бу – намуссызлык. Әгәр дә ана алманы балага башкалардан яшереп бирсә, ул инде үзенең бу эше белән астыртынлык мөнәсәбәте, ягьни намуссызлык тәрбияли.

Ата-аналар балада намуслылык тәрбияләнүен игътибар белән күзәтеп торырга тиешләр. Баланың күзе төшәрлек кызыктыргыч әйберләрне махсус рәвештә юри күз алдында калдырып, баланы аларга тыныч карарга, комсызланмаска күнектерү зарур. Шулай ук гаиләдә тәртипсезлек-җыйнаксызлыкка юл куймаска, әйберләрнең теләсә кайда аунап ятуын булдырмаска кирәк. Өйдә тәртипсезлек яшәгәндә, балада әйберләргә сансыз караш тәрбияләнә, ни теләсә шуны эшли, бу хакта беркемгә дә әйтеп тормый. Шулай итеп, ул астыртын эш итәргә гадәтләнә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин