22 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Илтифатлык

Бу сыйфат кешенең үз-үзен тотышында, йөрешендә, сөйләмендә һәм хәтта өс киемендә дә чагыла. Тыйнак кеше башкаларны хөрмәт итә, кешеләрдән аерылып торырга омтылмый. Андый кеше ялкау булмый. Ул сөйләшкәндә дә җыйнаклыгы белән аерылып тора, үзенең фикерен төгәл һәм ачык итеп әйтә. Ул үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлек күрсәтә.

Тыйнаклык тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Күп кенә гаиләләр турында хөрмәт белән болай диләр: «Ул – тыйнак, эшчән гаилә». Мондый сүзләр эшче, колхозчы, галим һәм башка үрнәк гаиләләргә карата әйтелә. Еш кына күренекле авыл эшчәннәре, атаклы эшчеләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре үзләренең тыйнаклыклары белән танылалар.

Тыйнак, гаиләләр үз уңышлары белән шапырынмыйлар. Алар башкаларны хөрмәт итәләр, кеше фикеренә колак салалар. Андый гаиләләрдә балаларны узындыру, мактау гадәте юк. Аларда күбрәк көч түгеп, зуррак уңышларга ирешергә кирәклегенә басым ясыйлар.

Балаларын тәрбияләүдә җитди ялгышлар җибәргән гаиләләр дә бар. Алар үзләренең балаларын башкалар алдында аерып күрсәтергә, мактарга яраталар. Нәтиҗәдә, баланың үзендә дә башкалардан аерылып тору, игътибар үзәгендә булу теләге туа. «Әгәр дә син үзеңнең эшеңне кешеләр мактасын өчен генә эшлисең икән, ул – бәла», - дигән Л.Н. Толстой.

Тыйнаклык тәрбияләү өчен укытучыларга һәм укучылар коллективына күп көч куярга туры килә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин