17 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Ватанга ихласлык тәрбияләү

Кеше һәрвакыт үзенең туган җирен, туган илен, туган телен яраткан. Ул үзенең илен ирекле һәм бәхетле, алдынгы итеп күрергә теләгән. Бу хәзерге вакытта шулай. Патриотик хис тәрбияләүнең беренче сабакларын бала үзенең гаиләсендә ала. Ата-ана үзенең тормыш тәҗрибәсен – туган җиренә, табигатенә, халкына булган мәхәббәтен бирә.

Балалар ата-аналары белән бергә урманнарга, кырларга барган сәяхәтләрен, кичерешләргә бай вакыйгаларны озак еллар буена хәтерләрендә саклыйлар. Һәм, мөгаен, шушы истәлекләр аларның йөрәгендә туган җиргә булган мәхәббәт чаткыларын кабызып җибәрә торганнардыр. Мәктәптә уку елларында исә бу патриотик хисләр тагын да баетыла һәм үстерелә. Мәктәп балаларны үз эшенә намус белән карарга, хезмәтне яратырга һәм хөрмәт итәргә, кешеләр арасында яшәргә өйрәтә. Ата-аналарның көндәлек тормышындагы эшләре дә балаларга зур йогынты ясый. Әгәр ата-ана, эштән кайтып, андагы хезмәт, кешеләр арасындагы үзара ярдәмчеллек турында мавыктыргыч итеп сөйли икән, балада мәктәпкә, коллективтагы кимчелекле һәм уңай күренешләргә карата яңа мөнәсәбәт уяна.

Китаплар, театр, кино, халык көйләре балаларга зур йогынты ясый. Әдәбият һәм сәнгать – иң саф һәм кабатланмас фикер, хисләр чыганагы. Ата-аналар балаларда патриотик хис тәрбияләүдә шуларга үзләренең таянычлары һәм киңәшчеләре итеп карарга тиешләр.

Яшүсмерләр еш кына: «Парта арасында утырып кына батырлык күрсәтеп буламы?» - диләр. Балаларга туган илгә булган мәхәббәтне сугышта гына түгел, ә көндәлек тормышта да күрсәтергә мөмкин булуын аңлатырга кирәк. Мәктәптә яхшы уку, завод-фабрикаларда, басуда тырышып эшләү, яңа җирләргә барырга ашкыну, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузу да батырлык үрнәге булып тора. Укудан артта калган иптәшеңә булышуда да, яхшы башлангычларга иярүдә дә, кешеләргә үзеңнең кирәклегеңне аңлауда да патриотик хис чагыла.

Балалар үскән саен, алардагы патриотик хисләр дә активлаша һәм мәгънәлерәк була бара. Ата-ананың, мәктәпнең, җәмгыятьнең бурычы – балаларда гражданлык хисләрен үстерү һәм аларны чын кеше булырлык шәхесләр итеп тәрбияләү.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин