16 января 2020
Практикантлар тормышында Остаз роле

Мәгариф өлкәсендә урта мәктәп кысаларында практика мәсьәләләре, аны ничек итеп оештыру аерым урын алып тора. Мәктәпләрдә практиканы оста итеп оештыруда, практикантлар белән дөрес җитәкчелек итү, аларны әлеге юлда укытучылык профессиясенә тарту, әлеге һөнәргә олы хөрмәт һәм мәхәббәт уяту, практика дәверендә студентларга ярдәмлек күрсәтү, мәктәпләрдә адаптация чорын җиңел генә үтергә булышу, һәр документ белән бәйнә-бәйнә ничек эш алып баруны аңлату, мәктәп укучылары белән ничек итеп дөрес эш итергә – болар барысы да остазларның – практика җитәкчеләренең әйтеп бетергез хезмәте.

Остаз дип без практика вакытында практика эшен дөрес, оста һәм кызыклы итеп оештыручы, университет-мәктәп юлларында студентлар тормышына битараф булмаучы, үзенең һәр студенты, аның практика эшчәнлеге турында уйлаучы, һәр практикантка булышлык итүче, һәр студентның практика кысаларындагы эшенә кызыксынучанлык күрсәтүче, мәктәпләрдә дәресләрне һәм массакүләм чараларны ничек итеп дөрес оештыруны аңлатучы һәм күрсәтүче шәхесне атыйбыз. 

Мәктәпләр тормышында практика уздыру чыннан да зур осталык сорый, аеруча бик күп мәктәпләр белән эш иткәндә. Мәсәлән, Казан федераль (Идел буе) университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы хезмәткәре – филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә университетның Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институтларының студентлары Казан шәһәренең иң алдынгы мәктәпләрендә практика уза: Вахитов районының 3 нче гимназиясе, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе, 1 нче урта гомуми белем мәктәбе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 167 нче урта гомуми белем мәктәбе, 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия, 6 нчы гимназия, 75 нче гимназия, 91 нче мәктәп һ.б.ш.    

Әлеге гаять зур һәм катлаулы эш зур осталык белән оештырылды һәм тәмамланды. Студентлар практика тәмамлаганнан соң, үз җитәкчеләренә зур рәхмәтлекләрен белдерделәр, практика алар күңелләрендә әйтеп бетергесез эз калдырды. Киләчәктә дә алар нәкъ бу мәктәпләрдә практика үтүне телиләр,  яңадан әлеге мәктәпләр тормышына чумып, яраткан укучылары белән эш итүне көтеп калалар.

Источник информации: Эльмира Салимзянова