15 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Күңел күрке

Бүләк бирү – балага булган мәхәббәт һәм игътибарлылык билгесе. Бүләк төрле бәйрәмнәр, туган көн, яңа ел хөрмәтенә, хезмәттә, укуда, спортта ирешкән уңышлар өчен бирелергә мөмкин. Өлкәннәр үзләренең бүләкләре белән балаларда шатлык һәм канәгатьләнү хисе тудырырга омтылалар. Монда шуны онытмаска кирәк: бүләк баланың зәвыгына, яшенә туры килерлек, тәрбия бирерлек булырга тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларга зирәклекне, тапкырлыкны, логик фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итүче уенчыклар бүләк итәргә кирәк. 10-11 яшьлек балаларга кызыклы китаплар, өстәл уеннары, спорт кирәк-яраклары ошый. Рәсем ясау белән шөгыльләнүче балага буяулар, планшет, пумала, ә техник иҗат яратучыга инструментлар җыелмасы, «Конструктор» бүләк итү дөрес булыр. Кайчакта бергәләп театр, музей, күргәзмәләрдә булу, шәһәр тирәсендә йөрү зур бүләк булып тора һәм, шулай ук, балаларның күзаллавын киңәйтә, аң, белем дәрәҗәсен күтәрә.

Балаларга бүләк алганда, артык юмартлану да бик үк дөрес булмас. Кыйбатлы автомобиль моделе яки курчак аларны тиз туйдырачак. Чөнки балалар күбрәк төзергә, ватарга һәм төзәтергә яраталар. Шуңа күрә аларга ябыштырырга, җыярга мөмкин булган уенчыклар сатып алырга кирәк. Юмартлыкның икенче бер зыянлы ягы шунда ки, бу күренеш ата-ана хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләми, бала әйберләргә булган кызыксыну һәм ихтирамын югалта.

Кыйммәтле бүләк аерым очракларда гына файдалы. Мәсәлән, бала фотога төшерү белән мавыкса – фотоаппарат, музыка белән шөгыльләнсә – музыка уен коралы бүләк итү урынлы булыр.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин