14 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Гаиләнең һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге

Гаилә белән мәктәп арасындагы бәйләнеш, балаларны тәрбияләү методларының бердәмлеге – тәрбия мәсьәләсендәге төп принципларның берсе. Гаилә дә, мәктәп тә бөтен яктан җитлеккән, белемле, хезмәт сөючән кешеләр тәрбияләүне үзенең төп максаты итеп куя.

Гаилә һәм мәктәп арасындагы бердәмлек төрле юллар белән гамәлгә ашырыла. Ата-аналар җыелышларында укытучылар укыту-тәрбия эшенең торышы турында чыгышлар ясыйлар, сыйныф җитәкчесе балаларның көндәлек режимын оештыру, өй эшләренә, уку­га кагылышлы күрсәтмәләр бирә.

Әмма укытучылар белән ата-аналар бәйләнеше җыелышлар белән генә чикләнми. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, тәрбияләнүчеләрнең холык үзенчәлекләрен, тормыш шартларын яхшы белеп, ата-аналарга шәхси якын килергә, балаларда уңай яклар күрергә һәм үстерергә булышалар.

Ата-аналар укучы көндәлегеннән өйгә нинди эш бирелүен, нинди билгеләр алуын, укытучының күрсәтмәләрен һәм теләкләрен белә алалар. Шулай итеп ата-аналар белән укытучы арасында көндәлек элемтә урнаша.

Мәктәп, ата-аналар комитеты балаларның укулары, гаилә хәлләре белән кызыксына, ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бара. Ата-аналар мәктәпне җиһазлауда, кулланмалар әзерләүдә теләп катнашалар. Гаилә белән мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләр бер-берсен ихтирам итүгә, балалар тәрбияләүдә бердәм максатка ирешүгә нигезләнгән.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин