10 января 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия чыганагы - хезмәт

Үсмерлек елларында хезмәткә гадәтләнү хезмәтне әһәмиятле рухи ихтыяҗ итеп аңлау белән бергә үрелеп бара. Яшүсмер тормышта үзенең урыны турында уйлана, үзенең аерымлылыгын аңлы рәвештә күрсәтергә омтыла. Бу чорда кешенең күпме һәм ничек эшләве генә түгел, аның хезмәт турында нәрсә уйлавы да мөһим. Кешедә буш вакытны файдалана белергә өйрәнү ечен эчке әзерлек башлана.

Рухи тормышның тулылыгы кешенең үзенә бирелгән буш вакытын нәрсәгә багышлавына бәйле. Бары тик күпкырлы хезмәт, танып-белүгә, дөньяны үзләштерергә, шәхеснең иҗат эшендә үз-үзен күрсәтүгә, үз-үзен раслауга юнәлтелгән хезмәт кенә, буш вакытны рухи тормышка байлык өсти торган хезмәткә бирү генә кешене бәхетле итә.

Үсмерлек елларында хезмәт дисциплинасы аеруча әһәмиятле. Көндәлек режимны үтәүне һәм авырлыкларны җиңүне һәр яшүсмер үзендә ихтыяр тәрбияләү чарасы итеп карарга тиеш. Яшүсмер үз теләге белән күбрәк эшләгән саен, яраткан эше аның рухи тормышына тирәнрәк үтеп керә, ул буш вакытның кадерен күбрәк белә, аны бәхет һәм шатлык чыганагы итеп файдаланырга өйрәнә. Яшүсмер үзенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен хезмәттә генә күрә һәм күрсәтә ала.

Эш яратып үскән бала өлкәннәрне, аларның хезмәтен ихтирам итә. Хезмәт – кешенең тормыш ихтыяҗы.

Хезмәт тәрбиясе яшьләрдә хезмәткә һәм хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләүне; укучыларны бүгенге җитештерү өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында, эш төрләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү белән таныштыруны; уку, җәмгыятькә файдалы эш барышында укучыларда хезмәт күнекмәләре булдыруны; аңлы рәвештә белгечлек сайлауга омтылыш һәм башлангыч профессиональ әзерлек алуны күз алдында тота.

Хезмәт тәрбиясенә нигез гаиләдә салына һәм ул баланы көченнән килгән эшкә тарту һәм хезмәткә күнектерүдән башлана. Мәсәлән, мәктәпкәчә яшьтәге баланы урын-җирен җыештырырга, бүлмәдәге гөлләргә су сибәргә, уенчыкларны җыештырып куярга аяк киемен пөхтә тотарга өйрәнергә кирәк.

Яшь буында хезмәт күнекмәләре булдыруда ата-ана үрнәге зур роль уйный. Өйдәге эшләрне генә алыйк. Өй чиста тотылса, савыт-саба вакытында юылса, бөтен әйбер пөхтә итеп җыеп куелган булса, бу эшләрдә зурларга ияреп бала үзе дә катнашса, шикләнмәскә кирәк: киләчәктә ул эштән арып кайттым дип сылтау эзләмәячәк, өен зәвык белән җыештырып торачак. Ата-аналарның үз хезмәтләре турында сөйләүләре дә уңай нәтиҗә бирәчәк. Мөмкин булса, ата-ананың эш урынына баруны оештырырга кирәк. Бу яшүсмерләрдә хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияли.

Әйтик, укучы өйдә зурларга булыша, кечкенәләргә ярдәм итә. Ә мәктәптә беркемгә дә булышмый. Моның сәбәбен шулай ук гаиләдә тәрбия эшенең дөрес куелмавына, өйдәге эшләрне зурларның ачулануыннан куркып кына эшләвеннән эзләргә кирәк. Әлбәттә, бу очракта хезмәт баланың ихтыяҗына әйләнә дип әйтеп булмый.

Хезмәт барышында бала уңай тәрбия алырга, һәр эш иҗади характерда булып, аңарда үз-үзеңнән канәгатьләнү хисе тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә җәмгыятькә файдалы эшләрне үтәү вакытында нык чагыла. Хәзерге шартларда балаларны, яшүсмерләрне җәмгыятькә файдалы эшләргә тарту өлкәсе киңәйде. Иң мөһиме шул – балаларның хезмәте җитештерү хезмәте булсын, алар үз хезмәтләренең җимешен күреп шатлансыннар, һәм ул алда эшкә омтылыш уятырлык булсын.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин