28 ноября 2019
Казан шәһәре мэры КФУ профессорын бүләкли

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең мэры Илсур Рәис улы Метшин гомуми белем бирү оешмалары – мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар җитәкчеләре, югары профессиональ белем бирүче уку йортларыннан танылган галимнәр белән очрашты. Әңгәмә барышында белем бирү йортлары алдында торган укыту-тәрбия проблемалары бәян ителде, проблемалар ачыкланды, республикабыз башкаласының, йөзек кашы булган педагог-новаторлар тәҗрибәсе яктыртылды.

Казан мэры И.Р. Метшин фән, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Мэрия бүләкләрен тапшырды. Алар арасында КФУның укыту һәм тәрбияләү  методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, РФ югары һөнәри белем бирү тармагы мактаулы хезмәткәре Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовта бар.

Мэр Илсур Рәис улы дәрәҗәле бүләкне Әнвәр Нуриәхмәт улына тапшыруда аңа шәхсән рәхмәтен әйтте, Казан шәһәренең белем бирү йортлары белән КФУның нәтиҗәле хезмәттәшлегенең дәвамлы булуына ышаныч белдерде. Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов исә КФУ галимнәренең, аерым алганда укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасының, татар милли педагогикасы фәнни-тикшеренү үзәгенең Казан шәһәре мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары эшчәнлегендә фәнни-методик багланышларның ныклы булуын билгеләп үтте.

Источник информации: Рашидә Габдрахманова, Илнар Яруллин