25 ноября 2019
КВНның Татар Лигасы белән иҗатташлыкта

Татар КВНы 20 ел элек Яр Чаллы шәһәрендә барлыкка килде. Үсте-үсте һәм өч ел элек Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин инициативасы белән Казанга күченде. Татар җәмгыяте, аеруча яшь юмористлар өчен, бу тагын бер зур адым булды, чөнки безнең яшь талантлар УНИКС залында чыгыш ясап, күп итеп тамашачы җыя башлады. Яр Чаллыда татар КВНын белмиләр, күрмиләр иде, ә Казанга күчкәч, КВН яшьләре хәрәкәте актив рәвештә күренә башлады. Без КВНга Казан федераль университеты студентларын да җәлеп итә башладык, чөнки укучыларга һәм студентларга татар КВНы бик ошый, алар үз өлешләрен КВНга кертә башладылар. Гомумән алганда, яшьләргә яңа юмор кирәк – татар КВНы һәм аннан чыккан башка юнәлешләр. Татарның яңа юморы дәрәҗәсе татар КВНында дип уйлыйбыз, татар юморы үсешен без татар КВНнында күрәбез!

Кызганычка каршы, бүгенге көннәрдә КВНның Татар Лигасы зур югалтулар кичерде, татар КВНының аксакаллары фаҗигале рәвештә дөньядан киттеләр: КВНның Татар лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова һәм КВН Татар лигасының редакторы, Яр Чаллада Stand Up хәрәкәтенә нигез салучы, искитмәле юморист Ильяс Хәсәнов. Әлеге ике зур персоналиянең татар җәмгыяте, татар яшьләре өчен эшләнелгән, оештырылган эше гаять әһәмиятле, әйтеп бетергесез файдалы һәм зур тәрбияви көчкә ия: берничә дистә ел дәвамында алар татар КВНына яшьләрне тарту белән мәшгуль була, татар мохитененең яшьләрен иҗат һәм юмор аша тәрбияләп, меңләгән яшүсмерне тугры юлга бастырдылар. Шулай ук Ильяс Хәсәнов сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм студентлар белән актив рәвештә эшләп, аларны сәхнәдән, тамашачыдан курыкмаска, каушамаска өйрәтте, һәм бу гына түгел, әлеге яшьләр Ильяс Хәсәнов җитәкчелегендә хәтта беренче урыннарны да яулый башлады!

КВН легендалары Фәридә Таштабанова һәм Ильяс Хәсәнов татар КВНын, Stand Up хәрәкәтен һәм КВНның башка кызыклы юнәлешләрен юклыктан башлап җибәрүчеләр, оештыручылар, әйдәп баручылар. КВН белән бәйле җитәкчелек, әлеге эшне дөрес итеп оештырганлык һәм бу эшнең бүгенге көндә югары ноктага ирешүе – бу, һичшиксез, аларның изге һәм әйтеп бетергесез хезмәте. Аларсыз Татар КВНы булмас иде дә... Без, сезнең шәкертләрегез, студентларыгыз, укучыларыгыз сезнең изге эшегез өчен рәхмәтлебез, горурланабыз, сезнең тормышыгыз үзегез оештырган хезмәтегездә дәвам итәчәк – Сез һәм Сезнең эшчәнлегегез барлык яшьләр өчен үрнәк!      

Источник информации: Эльмира Салимзянова, Рашида Габдрахманова