25 ноября 2019
КФУ 180 полилингваль гимназия белән хезмәттәшлектә!

Казан федераль университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мәркәзебезнең күпчелек алдынгы мәктәпләре, гимназия, лицейлары белән шактый тыгыз элемтәдә, һәрчак бәйләнештә, хезмәттәшлектә һәм иҗатташлыкта яши бирә. Шул мәктәпләр даирәсендә күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан һәм зур перспективалы полилигваль гимназия турында без мәкаләбездә сөйләп китәчәкбез.

Казан шәһәре Совет районының “180-нче күппрофильле полилингваль гимназиясе”нең җитәкчелеге һәм укытучылары белән без һәрчак хезмәттәшлектә, иҗатташлыкта һәм бердәмлектә. Гимназия базасында безнең  студентларыбыз үзләренең практикаларын үтәләр, күпчелек укытучылар белән бәйләнештә һәм алар карамагында. Студентлар гаять зур теләк белән әлеге гимназиягә йөриләр, алдынгы рәттәге укытучылардан педагогик осталык нигезләрен өйрәнәләр.

     Гимназия концепциясе чит телләрне тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Беренче чиратта, бу – инглиз теле. Моннан тыш, француз, испан, алман телләрен өйрәтү буенча түгәрәкләр күздә тотыла. 5 нче сыйныфтан тел юнәлешле сыйныфларда төп укыту программасына мәҗбүри рәвештә икенче чит тел кертелә – бу кытай теле. Көнчыгыш телләрдән гарәп һәм төрек телләре факультатив рәвешендә укытыла. Бүгенге көндә бу телләрне өйрәтүче зур белгечләр бар, шулай да, күнекмәләрне тагын да ныгыту өчен, бу телләрдә сөйләшүче белгечләр дә мәктәптә эшли башлады.

Әйтергә кирәк, мәктәптә инклюзив белем бирү буенча барлык уңайлыклар тудырылган. Мәктәп сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен җайланмалар белән җиһазланган. Гардероб, санитар уңайлыклар, спорт залы,  бассейн, актлар залы да шулай җайлаштырылган. Мәктәп проекты буенча, барлык шартлар тудырылган.

Мәктәпнең дизайны да шактый үзенчәлекле. Диварларында – төрле милләт галимнәренең гыйбарәләре, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Стенадагы математика формулалары исә укучыларга һәрвакыт кагыйдәләрне өйрәнергә кирәклеген искәртеп тора.

180-нче күппрофильле полилингваль гимназия базасында үзләренең практикаларын үтүче студентларыбыз әлеге мәктәп белән булган мөнәсәбәтләрдән һәм безнең тарафыбыздан алар өчен оештырылган практикадан зур белемнәр тупларлар һәм нәтиҗәле эшләр башкарырлар дип ышанып калабыз! 

Источник информации: Эльмира Салимзянова, Рашида Габдрахманова