25 ноября 2019
КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телне саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр

21-24 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форумы узды. КФУның 215 еллыгына багышланган форум эшчәнлегендә барлыгы ике йөздән артык галим, мөгаллим, укытучы, язучы, шагыйрьләр һәм укучылар катнашты. Чарада Төркия, Германия, Италия, Кытай, Америка, Япония, Куба, Венгрия, Иран, Украина, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан кебек илләрдән килделәр.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов форум ачылышында республика галимнәре, фән хезмәткәрләренең бергәләп хезмәттәшлек итүе соңгы 25-30 елда милләт һәм тел сәясәте өлкәсендә нәтиҗәсен китерүен, Татарстанда торучы барлык халыкларның мәдәниятләре, телләре үсеше өчен мохит булдырылганын һәм Казанны дөньяга лингвистика мәктәбен булдырган шәһәр буларак билгеле булуын искәртте. Рәдиф Җамалетдинов туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау мәсьәләсе бөтен дөньяның актуаль проблемаларының берсе булуын да әйтте. “Һәр халык дөнья цивилизациясендә үз ролен үти, мәдәниятен, әдәбиятын үстерә. Казан федераль университеты да гасырлар буе төрле телләрдә аралашкан халыклар яшәгән регионда урнашкан, болар: төрки, фин-угор, һинд-европа халыклары”, - диде ул.

Казан шәһәренең мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Марат Фәттиев хәзерге заман кешесе башка халыклар белән дус яши белергә, актив хезмәттәшлеккә әзер булып, башка мәдәният кешеләренә карата ихтирам хисләре көчле булырга тиешелген билгеләп узды: “Шуңа күрә белем учакларының максаты – төрле телләрдә сөйләшүче халык вәкилләрен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү”.

“Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү мәьяәләләрен хәл итәр өчен җәмгыятьтә телнең һәм мәдәниятнең мәгарифтә мөһимлеген күтәрергә кирәк, яшь буынның туган телгә һәм башка телләргә, мәдәниятләргә карата ихтирам тәрбияләү зарур. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү өчен дә без бергә җыелдык” – дип сөйләде Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов остазларыбызның хезмәтләрен укып калу гына түгел, алар турындагы хатирәләрне, алар башкарган бөек эшләрне киләчәк буынга җиткерү мөһим дип саный. “Остазларыбызны без һәрвакытта зур хөрмәт белән искә алырга, аларның милли фәнебезгә, аеруча телебезне, рухи хәзинәләребезне фәнни өйрәнүгә, халкыбызны укыту-агартуга керткән хезмәтләре белән танытыруга зур игътибар бирергә тиешбез. Татарларда элек-электән остазларга зур хөрмәт белән караганнар”, - диде ул. Фәрит Йосыпов сүзләренчә, аларны хөрмәт итү ата-аналарга күрсәтелә торган хөрмәттән ким булмаган. Фәрит Йосыпов үзе эшләгән университетын үзе өчен изге җир дип атады. Беренче тапкыр Казан дәүләт университетына 1956 елда ишекләрне ачып кергән көннән башлап остазларының игелекле кочагында булуы турында сөйләде. Халыкара фәнни коференциядә профессор Фәрит Йосыповның исеме остазларының исемнәре белән бергә яңгырады.

Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр форум кысаларында яшьләргә түләүсез белем алу юлларын аңлатты. “Сез, яшь буын, акча түләмичә дәүләтнең китапханәсендә генә түгел, Япония, Кытай, Иран, Гарвард һ.б. университетларының китапханәләреннән түләүсез файдалана аласыз. Интернетыгыз гына булсын. Электрон журналлар, китапханәләр бар. Ә анда керер өчен максат кирәк. Үзбәк, азәйрбайҗан, казах һ.б. телләрне өйрәнү мөмкинлекләре ачылачак. Элек байлар гына укый ала иде, түләсез хезмәт булмады”. Галим тюркология йөз елдан бирле төрки дөньяның нигезен үстереп килүен әйтеп узды. “Европа һәм Америка университетларында тюркология гуманитар фәннәрнең иң алдынгы, дәрәҗәле тикшерү өлкәсе булып тора. Телләрне өйрәнү – кешелек дөньясын да өйрәнү ул. Чит телләрне өйрәнгәндә дөньяны ачасың, үз телеңне өйрәнгәндә дә үз тамырларыңны табасың”, - диде Мостафа Өнәр.

“Фәннәр бихисап. Тюркологиядә милләт үз-үзен өйрәнә башлый. Сез монда милләтнең өйрәнү юлларын табачаксыз. Минемчә, халыкка хезмәт итү хөрмәткә лаек. Мөмкинлекләрегезне арттырыгыз. Утырган җирегездән дә хәзер телефон төймәсенә басып, дөньяның башка китапханәләрендә булган материалларны бушка йөкләп була. Бүгенге көндә түләүсез гыйлем дигән әйбер тарала башлады”. Мостафа Өнәр яшьләр төрек телен генә өйрәнсәләр дә, төрки дөньяның нигезләрен белә алачакларын ышандырды. “Азәрбайҗан, Казахстан һ.б. университетларына ишек ачыгыз. Европада егерме телдә сөйләгән полиглотлар XIX гасырда барлыкка килгән. Сез дә алар кебек булыгыз”, - дип киңәшләрен бирде ул.

“Төрекләр һәм татарлар аерым ике милләт түгел, бербөтен милләт. Мин татарча белмим, әмма татар телендә сөйләнгән һәр сүзне аңлап утырдым. Телебез дә бербөтен. Бер-беребезне тагын да күбрәк өйрәнү, тану ихтыяҗыбыз бар. Шул очракта үткәнебезне дә өйрәнә алабыз. Үткәнне өйрәнеп, дәрәҗәбез дә күтәрелә. Шуннан сез киләчәк буынга да горурлык белән җиткерә аласыз”, - диде Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан.

КФУның татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина татар теле өлкәсендәге фәнни юнәлешләрнең үсешен яңа хезмәтләр белән тулылануын күрсәтүне төп максат булуын белдерде.“Татар теле белеме кафедрасы каршында “Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме” конференциясе үтте. Бер секциябез галим Фәрит Йосыповның 80 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелде. Ул беренче тапкыр татар диалектларын комплекслы модельләштерә һәм диалект телләрен өйрәнә. Катнашучылар аны югары форматта чыгарып, ареаль лингвистика, лингвистик география аспектында караган эшләрен тәкъдим итте”, - ди ул. Гөлшат Галиуллина сөйләвенчә, секциядә чагыштырма тел белеме бар икән, димәк, кардәш булмаган телләрнең чагыштыруның яңа ракурслары өйрәнелә, инновацион методика кулланып, бүгенге телләрнең үзара багланышын контактологик планда карау һ.б. темаларга багышланган чыгышлар бар.

“Быелгы конференция турында сүз алып барганда, без аны татар теле белемендәге лингвометодика фәнендә кабатланмас эз калдырган галимнәр: Мөхәммәтгали Мәһмүдов, Ризаэтдин Газизов, Латыйф Җәләй, Нигъмәтулла Хәкимов, Әнвәр Ахунҗанов, Фәрит Йосыповның истәлекле даталарына багышлап уздырабыз”, - дип билгеләп узды галимә.

Әлеге конференциянең һәр секциясендә дә югарыда санап үтелгән галимнәрнең эшчәнлеге, тормыш юлы һәм фәнни мәктәпнең дәвамын чагылдырган фәнни докладлар урын алган. “Безнең традицион фәнни мәктәпләребез бар, һәм шушы галимнәрнең һәммәсе дә үзләренең фәнни мәктәбен булдырган, һәм аны үстерү өчен шәкертләр әзерләгән. Конференциядә чит ил галимнәре дә катнашты. Аларның күбесе Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б. илләрдән килгән тюркологлар. Алар шушы юнәлештәге фәнни мәктәпләрнең яңа аспектларын ача”, - диде Гөлшат Галиуллина.

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән галим Вахит Хаков нигез салган әдәби тел тарихы фәнни юнәлешенең традицияләрен дәвам итәргә кирәклеген әйтте. “Татар теле тарихы – шактый катлаулы өлкә. Ул хәзерге татар телен һәм башка төрки телләрне, аларның диалектларын белүне дә, җәмгыять тарихын күзаллауны да таләп итә. Вахит ага Хаков нәкъ шундый киң колачлы белгеч иде. Аның фәнни мирасы сакланырга, өйрәнелергә тиеш. Латыйф Җәләй, Фәһимә Хисамова, Вахит Хаков, Хәлиф Курбатовлар нигез салган өлкәне җанландырырга, үстерергә телибез, шуңа күрә аларның хезмәтләренә студентларның һәм яшь галимнәрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз, үзебезнең олпат галимнәребезгә багышлап, конференцияләр үткәрәбез. Элегрәк без мәктәп укучыларын да үзебезнең фәнни юнәлешкә кертеп җибәрүгә йөз тота идек, быел исә күбрәк студентлар белән эшләдек. Конференциянең үзенчәлеге – яшь галимнәр, укучыларның фәнни фикер алышу мәйданчыгы булуында”, - диде КФУ доценты.

Халисә Ширмән 2010 елдан башлап, Вахит Хаковка багышланган конференцияләр уздырылганын әйтеп узды. “Вахит абый Хаков – минем фәнни җитәкчем, күренекле тел белгече, шуңа күрә аның хезмәтләре, үзе хакында күп фикерләр әйтә алам. Аның кебек галим укытучылар сирәк. Татар теленең иң борынгы чорларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган үсешен студентларга аңлаешлы, матур итеп, тыныч тавышы белән аңлата иде. Вахит аганың тел язмышы өчен борчылып язган хезмәтләре бихисап”, - диде ул.

“Соңгы елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре шактый көч куя. Без дә университетта татар теле тарихын өйрәнүне сакларга омтылабыз. Ул аерым предмет буларак та укытыла. Студентларга белем биргәндә, һичшиксез, Вахит абый Хаковның хезмәтләреннән файдаланабыз, аның китапларына таянабыз. Курс һәм диплом эшләре, магистрлык диссертацияләре язганда, татар теле тарихыннан да темалар бирергә тырышабыз”, - ди Халисә Ширмән.

Быел конференция өч юнәлештә уздырылды. “Беренче утырыш Вахит Хаковның фәнни эшчәнлегенә багышланды. Биредә тарихи-чагыштырма тел белеме һәм төрле төркемгә караган телләрне үзара чагыштырып өйрәнгән мәкаләләр, чыгышлар булды. Икенчесе – педагогика юнәлеше. Анда хәзерге көндә татар телен укыту проблемалары күтәрелде. Өченчесе – әдәбият белеме һәм әдәбиятны мәктәптә укыту мәсьәләләре”, - дип шәрехләде галимә.

Конференциягә җитмештән артык гариза кабул ителгән. Алар арасында Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һ.б. чит илләрдән килгән яшь галимнәр бар. Моннан тыш, “Яшь филологлар мәктәбе” дип аталган утырыш та кертелгән.

“Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында биш конференция уздырылды:

«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» Х Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

«Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

«Мәдәниятнең рухи факторы буларак хәзерге шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

«Мәдәниятара бәйләнешләр контекстында сәнгать һәм аны укыту» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

«Хаков укулары» дип аталган Яшь галимнәр өчен халыкара фәнни-гамәли конференциясе.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 4 курс студенты