25 ноября 2019
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары "Казан утлары" хезмәткәрләре белән очрашты

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә 10.2-601 төркем студентлары белән «Казан утлары» вәкилләренең иҗади очрашуы үткәрелде. Чарада журналның баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов һәм шагыйрь Фәнил Гыйләҗев катнаштылар.

Очрашуны татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина оештырды; әлеге очрашуның максатын ул гасыр дәвамында татар әдәбиятының үсешен чагылдырып килгән, халкыбызны әдәби хәрәкәт, әдәби тәнкыйть, аерым шәхесләр иҗаты белән таныштырып барган, дөньядагы татарларны берләштереп торган төп журналларыбызның берсе булган “Казан утлары”ның бүгенге көне белән якыннан танышу дип билгеләде.

Вакыйф Нуриев үзенең иҗатка килүе, журналның басылу тарихы һәм 1990 еллардагы мохит торышы турында сөйләп узды. Ул университетта укыганда ук стенгазеталар чыгарулары, замандашы Мөхәммәт Мәһдиевның әлеге эштә башлап йөрүе, әлеге чорның киләчәктәге иҗат эшенә әзерлек чоры булуы турында истәлекләре белән уртаклашты.

Камил Кәримовның иҗаты күпләребезне кызыксындыруы, язучыга бирелгән сорауларда да чагылыш тапты. Язучы исә, үзенә генә хас юмор белән әлеге әсәрләренең язылу тарихы, реаль җирлеге хакында сөйләде. “Казан утлары” журналы редколлегиясенең бүгенге көндә яшь язучылар белән эшләвен дә искәртелеп узды һәм безнең арада да иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр булуын хуплады.

Чара барышында «Казан утлары» журналы тарихындагы кызыклы вакыйгалар сөйләнелде, танылган язучы һәм шагыйрьләрнең исемнәре телгә алынды. Очрашу ахырында шагыйрь Фәнил Гыйләҗев үз шигырьләрен укып үтте. Аның татар халкының тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган фәлсәфи әсәре безне дә уйлануларга этәрде.

“Казан утлары” журналы вәкилләре студентлар белән киләчәктә дә курешергә ниятләп, саубуллаштылар, журнал белән якыннанрак танышып чыгу өчен, "Казан утлары"ның яңа санын тараттылар.

Источник информации: Зәйнәп Шаһвәлиева, 4 курс студенты