20 октября 2019
Татарча диктант

Менә дүртенче ел инде Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе үтә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Быел ул 2019 елның 19 октябрендә булды. Илебез башкаласында бу чара берничә җирдә оештырылды. Шуларның  берсе Каюм Насыйри исемендәге белем hәм  мәдәни үзәгенең Мәскәүдәге филиалында үтте. Төрле яшьтәге hәм төрле hөнәргә ия булган кешеләр филиал урнашкан Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбенә җыелдылар. Диктант язучыларның иң өлкәненә 64 яшь булса, иң кечесенә 16 яшь иде. Диктант башланыр алдыннан, онлайн системасы аша Казан hәм башка шәhәрләрдә урнашкан үзәкләр белән сәламләшү булды. Татар телендә диктант язарга килүчеләрне Татарстанның фән hәм мәгариф министры Рафис Тимерханович Борhановның сәламләве бу акциянең никадәрле әhәмиятле булуын тагын бер кат исбатлады. 

Чыганак: Методист Саитова Л.Ф.