28 октября 2019
Каюм Насыйри институты үзәкләрендә "Татарча диктант" акциясе үтте

Дүртенче ел рәттән Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе уздырылып килә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алу мөмкинлегенә ия. Быел ул 2019 елның 19 октябрендә булды. Әлеге чара бөтен дөнья буенча, шул исәптән Каюм Насыйри институтның тугыз үзәгендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Астана, Бишкәк, Екатеринбург, Уфа, Пенза, Чебоксар, Ульяновск шәһәрләрендә дә оештырылды.

Мәсәлән, Каюм Насыйри институтының Мәскәүдәге белем hәм мәдәният үзәгендә – Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар этнокомпонентлы мәктәбендә төрле яшьтәге hәм төрле hөнәргә ия булган кешеләр җыелды. Диктант язучыларның иң өлкәненә 64 яшь булса, иң кечесенә 16 яшь иде. Диктант башланыр алдыннан, онлайн элемтә аша Казан hәм башка шәhәрләрдә урнашкан үзәкләр белән сәламләшү булды. Татар телендә диктант язарга килүчеләрне Татарстанның фән hәм мәгариф министры Рафис Тимерханович Борhановның сәламләве бу акциянең никадәрле әhәмиятле булуын тагын бер кат исбатлады.

Каюм Насыйри институтының Уфадагы үзәгендә исә быел диктантны 117 кеше язды. Катнашучылар арасында танылган артистлар, язучылар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, татар телен яратучылар бар иде. Татарча диктантны язарга Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, шагыйрә Фәния Габидуллина, артистлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар һ. б. кушылды. Иң яшь катнашучы – Уфа шәһәренең 35нче номерлы мәгариф үзәге укучысы 7 яшьлек Арсен Хәлиуллин, иң өлкәне  90 яшьлек халык шагыйре Марат Кәримов булды. Ул катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм туган телне ничек яратырга һәм өйрәнергә кирәклеген искәртте. Шулай ук катнашучылар алдында Башкортстанның Бүздәк районы Каран авылы урта мәктәбе укучылары һәм Филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар бүлеге студентлары да чыгыш ясады. Диктант текстын Башкортстанның Бүздәк районы Каран авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Ямил кызы Мансурова укыды.

Пенза өлкәсендәге үзәктә диктант язар алдыннан Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Җиһанша Туктаров җыелган халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, рәхмәт сүзләрен белдерде. Әлеге чара җирле татар халкын берләштерде. Язучылар арасында иң өлкәненә 67 яшь, ә иң яшенә 20 яшь. Диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Каюм Насыйри институты методисты Динә Янгуразова укыды.

Югарыда әйтеп үтелгән башка үзәкләр дә 19нчы октябрь көнне туган телләренә битараф булмаган татарларны бергә җыйды – төрле буын вәкилләре бердәм булып, тырышып, дулкынланып диктант язды.

Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри институты Россия Федерациясендә татар телен һәм мәдәниятен, якын һәм ерак чит илләрдә татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятләрен яклау, популярлаштыру һәм үстерүне гамәлгә ашыра. Шулай ук Каюм Насыйри институты эше кысаларында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар, фәнни-гамәли конференцияләр, Каюм Насыйри институты үзәкләре методистларына мәгълүмати-методик ярдәм, татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурслар һәм чаралар, татар һәм рус халыкларының телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм күрсәтү оештырыла.

Нигезләмә буенча диктант нәтиҗәләре 30 көн дәвамында https://www.diktant.tatar/ рәсми сайтында урнаштырылачак. Сайтта катнашучылар нәтиҗәләрне карап, акциядә катнашу турында сертификат ала алалар.

Каюм Насыйри институты фәнни-белем бирү үзәге 2014 елның 7 февралендә “Казан федераль университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Гыйльми советы карары белән 2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының төп структур бүлекчәсе булып тора.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 4 курс студенты