14 октября 2019
Тюркология яңалыклары

2019 ел төрки дөнья өчен зур уңышлар алып килгән ел. Барлык төрки илләр өчен уртак булган тюркология сүзлеге басылып чыгу, конференцияләр уздырылу, чыгышлар һәм докладлар ясау – боларның барысы Казан (Идел буе) федераль университетының Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, институтыбыз мөгаллимнәре өчен дә истәлекле. Галимнәребез эшчәнлеге, төрки дөнья яңалыклары хакында Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Юсупова сөйләде.

Тюркология дөньясында нинди яңалыклар бар? Ул үсеш-үзгәрештәме? Төрки дөньясындагы соңгы вакытта булып узган чаралар белән таныштырып үтсәгез иде.

– Бүгенге көндә тюркология фәне дөнья күләмендә үсеш чорын кичерә. Әлбәттә, традицияләр дәвам итә, шул ук вакытта тюркология өлкәсендә яңа юнәлешләр, темалар барлыкка килә. Алар галимнәрнең җыелып, тупланып конференциядәге чыгышларыннан чагылыш таба.

Көз айларыннан алсак та, тюркология дөньясында берничә зур конференция булып үтте. Сентябрь аенда Казанда Татарстан Фәннәр академиясендә “XXI гасыр тел белеме: лексикология һәм лексикография” дип аталган халыкара конференция булды. Исеменнән күренгәнчә, анда бүгенге көндә төрки телләрнең лексикологиясе, лексикографиясе өлкәсендә яңалыклар, бу өлкәдәге заманча юнәлешләр турында докладлар тыңланылды. Галимнәр төрле илләрдән килгән иде, бигрәк тә БДБ дәүләтләреннән килгән белгечләрнең чыгышлары кызыклы булды. Безнең институт галимнәре дә әлеге конференциядә зур төркем булып катнашты, без дә үзебезнең эшләребез, фәнни юнәлешләребез турында чыгыш ясадык. Докладларыбыз утырышларда хупланды, кызыклы фикерләр әйтелде, сораулар бирелде. Минем уйлавымча, без чын мәгънәсендә Казан тюркология мәктәбенең дәвамчылары булуыбызны әлеге конференциядә катнашып расладык.

– Алга таба тагын нинди конференцияләр үткәрелде?

– Казаннан кала тагын Мәскәүдә, Анкарада конференцияләр булып узды. Аларда да безнең институт галимнәре катнашты.

Мәгълүм булганча, 26 сентябрьдә Төркиядә тел көне уңаеннан Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” (“Бәхет турында белем”) поэмасы иҗат ителүгә 950 ел тулуга багышланган берничә халыкара конференцияләр үткәрелде. Шуларның берсе – “Dil kurumu” тарафыннан уздырылганы. Төркия теле җәмгыяте -Төркия Хөкүмәте каршындагы иҗтимагый оешма. Ул төрек әдәби телен, төрек диалектларын өйрәнү белән шөгыльләнә, әдәби җыентыклар чыгара. 1932 елда Мостафа Кемаль Ататөрк тарафыннан нигез салына, хәзерге җитәкчесе – Гүрәр Гөлсәвин.

Анда безнең институттан гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова катнашты. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ул Россиядән килгән бердәнбер галим иде. Катнашучыларны җентекләп, докладларга җибәрелгән аннотацияләрнең мөһимлегенә карап сайлап алдылар. Гөлназ Ринатовна конференциядә катнашты, чыгыш ясады һәм аның доклады турында бик матур фикерләр әйтелде. Галимнең дөньякүләм конференциядә чыгыш ясаганы һәм докладына югары бәя алуына без бик шатландык.

Институтыбыз галиме Гөлназ Мөгътәсимованың хис-кичерешләрен язсак, урынлы булыр. Ул “Йосыф Хас Хаҗиб Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре һәм татар халык мәкальләре” дип аталган докладын тәкъдим иткән.

– Əлеге чара Төрек тел җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Корылтай эшендə Төркия, АКШ, Россия, Иран, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Монголия һәм башка өлкәләрдән килгән галимнәр катнашты.

Корылтайда өч көн дәвамында күпсанлы докладлар тыңланды. Һәр чыгыш зур кызыксыну һәм игътибар белән кабул ителгән утырышларда галимнәр борынгы төрки телдә иҗат ителгән язма ядкярләрнең бүгенге көнгә килеп җиткәннәреннән иң зурысы һәм күренеклесе “Котадгу белек” әсәренең әһәмияте, аның сүзлек байлыгы, тел үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Төрле илләрдән җыелган катнашучыларның XI гасырның затлы мирасын хәзерге төрек теленә тәрҗемә иткән күренекле якташыбыз, Истанбул университеты профессоры Рәшит Рәхмәти Арат, төрле телләргә тәрҗемәләрендәге үзгәлекләр, әсәрдәге образларның характеры, символикасы хакындагы чыгышлары корылтай кунакларында зур кызыксыну уятты. Алар чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр.

Бөтен төрки халыкларның уртак мирасы, төрки телебезнең хәзинәсе булган “Котадгу белек” әсәре иҗат ителүгә 950 ел тулу уңаеннан уздырылган корылтай Йосыф Хас Хаҗиб Баласагунлының әлеге хезмәтен төрле яклап фәнни өйрәнү юнәлешендә зур эш башкарды.

– Әлфия Шәүкәтовна белән әңгәмәбезне дәвам итик. Әлфия апа, төрки дөньясына кагылышлы Сез әйтеп үтмәгән тагын нинди сөенечле яңалыклар бар?

– Икенче традицион XXVII “Дмитриев укулары” конференциясе М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында булды. Монда да тюркология мәсьәләләре күтәрелде, бигрәк тә тыңлаучылар арасында Себер төрки телләре турында докладлар кызыксыну уятты. Шулай ук Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстаннан килгән галимнәрнең чыгышлары аерым игътибарга лаек иде. Гомумән, тюркологиягә бәйләнешле заман мәсьәләләренә җавап бирә торган чыгышлар тыңланылды.

Әлеге конференциядә без дә катнаштык. Институтыбыздан Фәнүзә Нуриева һәм минем докладым тәкъдим ителгән иде. Без тәкъдим иткән “Казан тюркология мәктәбе, аның үткәне һәм бүгенгесе” дигән доклад пленар утырышка чыгарылды. Галимнәр, һичшиксез, Казан тюркологиясе турында белә, аның тарихы белән таныш, ә хәзергесе турында аз беләләр. Шуңа күрә докладның икенче өлеше галимнәр тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Алар безнең проектларга, тюркология өлкәсендә эшләгән юнәлешләребезгә зур бәя бирде.

Бүгенге көндә Россия күләмендә тюркология төрле юнәлешләрдә алып барыла: теоретик хезмәтләр языла, мәсәлән, Себердәге төрки телләрне саклап калу мәсьәләләре күтәрелә, шул ук вакытта, татар, башкорт, чуваш телләренә багышланган хезмәтләр чыгып тора. Аларны интернеттан тапсаң – яхшы, ә инде китап кулга эләксә – безнең өчен икеләтә бәхет.

Ә без, китап белән эшләргә күнгән кешеләр, ягъни кулга тотып укып карау барыбер башка төрле ләззәт тудыра. Шуңа күрә бу очракта без китапларны күрсәтеп, пропаганда ясап, танытып, галимнәр алдында эшебезне тәкъдим иттек.

– Конференциядә катнашкан галимнәр Казанга килергә теләк белдердеме?

– Әлбәттә. Аларның Казанга киләселәре килә. Алар Казан тюркология мәктәбен үзләре өчен үрнәк дип уйлый. Соңгы айларда гына без өч зур тюркологик үзәк белән килешүләр имзаладык. Беренчесе – Россия Фәннәр академиясенең Тел институты. Бу үзәк белән килешү бар иде, без аны яңарттык. Нигездә, рус теле, төрки телләр буенча уртак проектлар эшләргә, конференцияләр үткәрергә планлаштырабыз.

Икенчесе – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтының тюркология кафедрасы. Бу килешү дә имзаланды. Киләчәктә андагы галимнәрнең дә, безнең дә уртак эшләр алып барырга, студентлар, магистрлар һәм аспирантлар алмашырга, стажировкалар үткәрергә планнарыбыз бар.

Өченчесе – Россия Фәннәр академиясенең Уфа Фәнни-тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты. Анда, нигездә, башкорт теле проблемалары белән шөгыльләнәләр. Безнең әлеге институт белән бәйләнешләребез яхшы, күптәннән дустанә мөнәсәбәттә яшибез, конференцияләр, диссертацияләр, хезмәтләргә рецензияләр язабыз. Әмма беркетелгән килешүебез юк иде. Ә хәзер инде бу килешүләр рәсми рәвештә имзаланды.

Киләчәктә без рәсми рәвештә бергәләп уртак әйберләр эшләячәкбез. Моны мин зур уңыш дип саныйм һәм әлеге килешүләр бүгенге көндә Россиядәге төрки телләрне бергәләп өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Шулай ук Чуваш дәүләт университеты белән дә тыгыз элемтәләребез бар. Андагы галимнәр белән даими аралашып яшибез, студентларны укыту өлкәсендә тәҗрибәләребез белән уртаклашабыз. Башкорт дәүләт педагогика университеты белән дә җылы мөнәсәбәтләребез бар, андагы татар һәм башкорт бүлеге студентлары, мөгаллимнәре белән элемтәләребез нык. Шулай итеп, киләчәктә Идел буе төрки телләре белән уртак эшләр эшләү мөмкинлеге ачыла. Уртак грантлар, проектлар, хезмәтләр булыр дигән өметтә калабыз.

Шунысы куанычлы: бу арада Уфаның Тарих, тел һәм әдәбият институтында телләр, мәдәният мәсьәләләренә багышланган зур конференция булачак, ноябрь аенда безнең институтта булыр дип көтелә. Бүгенге көндә ике яктан да шактый күп гаризалар килә. Шушы конференцияләр кысаларында тюркологик проблемага багышланган уртак секцияләр булдыруны планлаштырабыз.Алга таба Башкортстанда башкорт теле һәм төрки телләргә багышланган конференция дә булачак.

– Әлфия Шәүкәтовна, хәзерге заманда студентлар алмашу программасы киң таралган. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына шул программа белән яңа килгән студентлар, магистрлар бармы?

– Тюркология өлкәсендәге эшчәнлектә тагын бер юнәлешне әйтеп үтәсем килә, ул – студентлар алмашу, стажерлар кабул итү. Мәсәлән, бүгенге көндә Төркиядән Гамзә Юрулмаз исемле докторант фәнни хезмәтен язар өчен, материал тупларга Анкара университетыннан алты айга стажировкага килде. Ул татар телендә фигыль юнәлешләре буенча докторлык диссератациясе яза. Максаты – китапханәләрдә эшләү, материал туплау, шул ук вакытта ул татар телен өйрәнә, татар теле курсларына йөри. Төрек теле дәресләрендә катнаша, студентлар аны яратып кабул итә, чөнки ул төрек телен үзенчәлекле методика белән аңлата.

Без март аенда Казахстаннан стажерлар көтәбез. Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университетыннан магистрлар килергә тиеш, алар Казан шәһәрен стажировка узар өчен үзләре сайлаган, бездәге уку процессы, хезмәтләр, китапханә белән танышыр, үзләре турында да мәгълүмат бирер.

– Төркиядә барлык төрки халыклар өчен уртак булган сүзлек басылып чыккан дип ишеттем. Бу хакта тулырак сөйләп үтсәгез иде.

– 2019 ел төрки дөнья өчен тагын шул яктан истәлекле: Төркиядә Элязых шәһәренең Фрат университеты (Firat University) тюркологлары бик саллы, зур хезмәт бастырып чыгарды. Ул – Төркия тышында яшәгән тюркологларның биобиблиографик сүзлеге (“Türkiye Dışındaki türk dünyası türkologları”). Гаять зур күләмдә, ике томнан тора. XX йөз башыннан алып XXI гасырда яшәгән, яшәүче Төркиядән тыш башка дәүләтләрдә яшәгән тюркологлар турында мәгълүмат бирелә һәм аларның төп хезмәтләре күрсәтелә. Проектның авторы – профессор Әхмәт Буран. Аңа шул ук университет профессор Эрҗан Алкая ярдәм итә, алар аны икәүләп эшләп чыга.

Фрат дәүләт университеты турында да әйтеп үтәргә кирәк. Университетка 1975 елда нигез салынган һәм Төркия елгасы Евфрат хөрмәтенә аталган, ул Элязых шәһәреннәр ерак түгел. Көнчыгыш Төркиянең төп академик белем бирү оешмасы буларак, университет унике мәктәп, дүрт институт, бер дәүләт консерваториясе, өч һөнәри урта мәктәп һәм егерме бер фәнни-техник тикшеренүгә юнәлтелгән үзәкне үз эченә алган.

Хезмәт ике автор җитәкчелегендә генә әзерләнми, бу проектка хәзерге тюрколог-галимнәр дә катнашты, алар безгә дә мөрәҗәгать итте. Институтыбыз мөгаллимнәреннән Рәдиф Җамалетдинов, Гөлнара Җамалетдинова, Флера Сәйфуллина, Айрат Йосыпов, Раушания Нурмөхәммәтова, Әлфия Юсупова, Гөлназ Мөгътәсимова, Энҗе Кадыйрова, Эльвира Денмөхәммәтова, Фәнүзә Нуриева, Зоя Кириллова, Гөлшат Галиуллина, Гөлфия Һадиева, Мәдинә Саттарова әлеге җыентыкта автор буларак катнашты һәм татар тюркологлары, галимнәре турында материаллар тәкъдим итте. Галимнәрдән Ибраһим Хәлфиннән башлап бүгенге көнгә кадәр турында мәгълүмат кергән. Шунысы мөһим: бу шәхесләр турында мәгълүматны бөтен төрки дөнья беләчәк, чөнки китап Төркиядән читтә яшәгән барлык тюркологларга җибәреләчәк һәм Төркиянең үзендә дә һәр тюркологның кулында булыр дип уйлыйм.

КФУның Филология һәм мәдәниятара башланышлар институты исә данлыклы Казан тюркология мәктәбенең эшчәнлеген бүгенге көндә дә дәвам итә. Ул әлеге мәктәп юнәлешләренә һәрдаим тугры булып, тюркология дөньясында үзенең нәтиҗәле эшен күрсәтә бара.

 

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 4 курс студенты