20 сентября 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Җырлар – куәтле тәрбия чыганагы

Җыр халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Аның кешеләр өчен юлдаш, якын иптәш, рухи юаныч, көчле тәрбия чишмәсе булуын беләбез. Халык җырлары гаҗәеп образлы. Җырларда кешенең матурлыгы ай, кояш белән тиңләнә, яшьләрнең гүзәллеге сандугач, был-был, күгәрчен, карлыгач кебек кошларга охшатып мактала.

Халык җырлары моннан бик күп гасырлар элек иҗат ителә башлый. Аларның иң борынгылары эш, хезмәт процессына бәйле рәвештә туган. Җырлар халкыбыз тормышындагы һәм тарихын-дагы иң әһәмиятле вакыйгалар хакында да сөйли.

Җырларда халык тормышының, көнкүрешенең, гореф-гадәтләренең төрле яклап чагылышын, аның матурлык тою сәләтен, дөньяга карашының гәүдәләнешен күрәбез. Җырларда халык үзенең туган җиренә, туган иленә, батырларына булган мәхәббәтен чагылдыра, шатлыгын һәм кайгы-хәсрәтен уртаклаша.

Җыр - халкыбызның борын-борыннан килгән тормыш юлдашы. Кеше күңеленең төрле халәтендә туган жыр-моң, - үзенең вазифасын һәм кулланышы ягыннан халыкның көндәлек тормышына, аның уй-кичерешләренә аеруча якын булган иҗат төре. Халык авыз иҗатының башка төрләреннән аермалы буларак, җыр һәркемнең үзе белән яши. Аны кәефнең төрле чагында, теләсә кайда җырларга, һич тә булмаса, көйләргә мөмкин. Җыр белән ир-егетләр яуга киткән, яудан кайткан; төрле кунак-туй мәҗлесләрендә, иң беренче булып, җыр һәм музыка уен кораллары тавышы яңгыраган һәм бу хәзер да шулай. Халык үзе әйткәнчә, җыр тормышта куаныч та, юаныч та биргән. Халык тормышында җырның әһәмияте гаять зур. Халык җырларында күп буын вәкилләренә хас һәм уртак хисләр, кичерешләр салынган. Җыр кешенең рухын, күңелен баета. Тормыштагы һәм сәнгатьтәге матурлыкны тоярга, күрергә, яратырга өйрәтә. Кешеләргә җыр көрәшергә, искене җимереп, яңаны төзергә булыша. Халык җыр белән авыр-лыкларны, хәтта үлемне дә җиңә.

Татар халык җырлары, нигездә, төп өч төргә бүленәләр: тарихи, тормыш-көнкүреш һәм мәхәббәт җырлары.

Татар халык иҗатында тарихи җыр - барысыннан да элек ил язмышына, халыкның милли, гражданлык һәм сугышчан тарихына бәйле булган мөһим вакыйгалар хакында, бу вакыйгаларда катнашкан халык батырлары, күренекле шәхесләр турында хикәяләүче иҗат төре. Тарихи җыр - үзенең холык-характеры ягыннан тәгаен тарихи вакыйга җирлегендә туган лироэпик әсәр; анда халык язмышына бәйле вакыйганы хикәяләү дә, ул хакта уйлану да бергә үрелеп килә. Тарихи җырлар - патриотик эчтәлекле һәм героик пафос белән сугарылган кыйммәтле мирас. Бу җырларның, эчтәлегендә чагылыш тапкан төп тема - туган ил һәм халык бердәмлеге.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин