27 августа 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбиянең халыкчанлыгы

Бүгенге көндә җөмһуриятебездә һәм татарлар тыгыз урнашып яши торган башка төбәкләрдә милли мәктәпләр торгызу, яшь буынны халкыбызның рухи һәм матди хәзинәләренә таянып, педагогик мирасын кулланып тәрбияләү җитди бурычка әверелде. Мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган (ана) телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын дөрес тарихын өйрәнүче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка куз алдына да китерүе кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, холыкны, милли психологияне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне, динне, мәдәни-матди мирасын барлау, тарихны торгызу, яңарту чоры килеп җитте. Һәp мөгаллимнең моны аңлап, үз эшен оештыра белүе бу яңа бурычларны хәл итәргә тулы мөмкинлек бирәчак.

Совет дәүләтендә яшәгән милләтләрнең тарихы катлаулы һәм гыйбрәтле. Билгеле, совет чорында, шундый кыска вакыт эчендә укый-яза белмәүчелекне тамырдан бетерүе, язма теле булмаган 48 милләткә әлифбасын төзеп, язма телен булдыруы тарихка уңай күренеш булып кереп калды. Шул ук вакытта бу чорның тискәре якларын да күрми булмый. Коммунистик тәрбия идеясе мәгариф өлкәсендәге милли башлангычны тигезләүгә, юкка чыгаруга китерде. Моңа инану өчен аяныч тарих битләренә күз салу да җитә: 1917-1924 еллар – көчләп, мәҗбүриләп, бердәм хезмәт мәктәбе идеясен тормышка ашыру; 1917-1927 еллар – милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын юкка чыгару; 1927-1930 еллар – милли үзбилгеләнү мәсьәләсен каты үзәкләштерүгә кайтарып калдыру, милләтчелеккә каршы мәктәп сәясәте үткәрү; көчләп индустрияләштерү (моның нигезендә тоталитар ассимиляция ята, уртахәлле крестьян хуҗалыкларын таркату, крестьяннарның, алдынгы өлешен юкка чыгару, аларны Себергә куу). Шул сәбәпле телләрнең юкка чыгуына, мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең югала башлавына тап булдык. Милли үзаң, горурлык, милли дәрәҗә кебек сыйфатлар кешедә тәрбияләнми башлады.

Гомуми үсеш юлы социалистик сәясәткә нигезләнсә дә, совет чорында милләтне саклап калуда авыл мәктәпләре, анда укыту-тәрбиянең ана телендә алып барылуы, авылларда гореф-гадәт, йола, милли бәйрәмнәрнең бөтенләй үк юкка чыкмавы әһәмиятле роль уйнады.

Инде ХХ гасыр ахырында милли мәктәпләрне торгызу процессы масса-күләм төс алгач ул мәктәпләрне әзерлекле мөгаллимнәр, мөгаллимәләр белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп басты. Булачак мөгаллимнәрне югары һөнәри педагогика уку йортларында ана телендә укыту гына түгел, аларга татар милли педагогикасын, татар милли психологиясен, татар мәгарифе тарихы фәннәрен дә өйрәнергә зарур булды.

Нәрсә соң ул милләт педагогикасы һәм тәрбиянең халыкчанлыгы? Милли педагогика - ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, милләт тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту-тәрбия турындагы эмпирик гыйлемнәр җыелмасы. Анда милләтнең даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, чыганаклары, тәрбияви карашлары, идеал һәм максатлары барысы бергә туплана.

Укыту-тәрбиянең ана теленә, милләтнең рухи һәм матди мәдәниятенә өйрәтмәләренә, гореф-гадәтләренә, аның милли сыйфатларына, психологиясенә нигезләнеп гамәлгә ашырылуы да халыкчанлык дип атала. Шулай ук кешенең туган иленә, җиренә, халкына карата мәхәббәт тәрбияләү, халыкның үсеш тарихын, тарихи истәлекләрен өйрәнү һәм саклау, милли һөнәр-кәсепләрен өйрәтү дә халыкчанлык сыйфатын укыту-тарбия процессында куллануга керә. Асылда милләт тормышын үз буыны аша дәвам итә алуда милли педагогика, милли психология һәм милли мәгариф тарихын өйрәнү мөгаллимнәрдә милли үзаң формалаштыруга китерә, милли этник мәдәният тәрбияли.

Халыкның әхлакый тәртип-кагыйдәләре, рухи мәдәнияте озак еллар буенча формалаша. Кайбер гореф-гадәтләр, йолалар, иң борынгы чорларда ук барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калганнар. Алар бигрәк тә кешенең табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрендә, әдәплелек, әхлак кагыйдәләрендә, азык-төлегендә, кием-салымында, яшәү рәвешендә ачык чагыла. Яшь буынны тәрбияләү тәҗрибәсен да халык бер көндә генә тупламаган, анда халыкның зур тарихы, гыйбрәтле язмышы, үзенчәлекле психологиясе, үзенә генә хас сыйфатлары урын алган.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин