12 июля 2019
Олы юлга баскан чакта

Агымдагы елның сигезенче июле - 142 кеше өчен мәңгелеккә истә кала торган көн, чөнки нәкъ шул көннең кичәсендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең көндезге бүлегендә укучы бакалаврлар, магистрлар, читтән торып укучы студентларның тантаналы төстә чыгарылыш кичәсе узды. Матур зал, зарыгып көтү, дулкынландыргыч һәм шатлыклы хисләр - бу чараны тасвирлап китә алган сүзләр. Тантанада институт мөгаллимнәре, укытучылар, әти-әниләр һәм, әлбәттә, диплом алучылар катнашты.

Кичәне Айзилә Батырханова һәм Ильяс Шәяхмәтов алып барды. Иң элек сүз институт директоры Рәдиф Җамалетдиновка бирелде. Ул, залда утыручының һәрберсен котлап, әти-әниләрнең бу кичәгә керткән өлешләрен ассызыклап үтте.

“Имтиханнардан чыккан вакытта студентлар, иң беренче чиратта, әти-әниләренә шалтырата. Алар, уңай билге булганда – сөенешеп, киресенчә булганда, кайгырышып тора. Барчагызны да бу көннең килеп җитүе белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез чын дәрәҗәдә татар белгечләре булып чыгасыз, төрле авырлыкларга карамыйча, шул юлны сайладыгыз”, - дип тәбрикләмәсен җиткерде директор.

Алга таба укытучыларга рәхмәт сүзләре, студентларның тырыш булулары һәм сайлаган юнәлешләренең үзенчәлеге әйтелде. Шулай ук институт директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге уку йортында милли мәктәпләрдә эшли алырлык яңа белгечләр әзерләнәүен, математика, информатика, музыка, тарих, җәмгыять белеме юнәлешләре буенча педагогик кадрлар кабул итүелүен һәм аны Россиядә аналогы булмаган проект саналуын искәртеп узды.

Бүләкләү тантанасын исә “кызыл” диплом алучы студентлар ачып җибәрде. Дипломнарны аларга институт директоры үзе тапшырды. Сәхнә яктырып киткәндәй булды: күпме көчле шәхесләр бер урында тупланды бит!

142 студентның 50се кызыл диплом алып чыкты - бу зур күрсәткеч. Кичәне матур котлаулар, киләчәккә караган сүзләр, теләкләр тулыландырды. Ландыш Сүлтиева, Нурзидә Вәлиуллина, Булат Билалов, Ильяс Шәяхмәтов башкаруындагы  җырлар, Дамир Хөснетдинов җитәкчелегендәге “Яшьлек” төркеменең дәртле биюе тантананың матур бизәге булып торды. Буласы журналист, укытучылар, филологларны  югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов, мөгаллимнәрдән Флера Сәйфуллина, Луиза Җамалиева котлады. Алар студентларга ак юллар теләп, бары тик яраткан эштә эшләргә һәм матур гаилә корырга теләп калдылар.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов чыгарылыш студентларын олы максатка ирешүләренә басым ясады, зур кеше булулары турында сөйләде. “Борынгы көнчыгыш шагыйре, галиме Низами бәхет турында болай әйткән: “Мин бик бәхетле кеше. Ә көненә мин ике тапкырга тагы да бәхетлерәк булам - иртә һәм кич белән. Иртән мин яраткан эшемә барам, кич белән яраткан эшемне эшләп, арып, үземнең яраткан гаиләмне күрергә дип ашыгып кайтам”. Менә мин сезгә нәкъ шундый бәхеткә ирешүегезне телим”, - дип ихлас сүзләрен җиткерде декан.

Чынлап та, бик урынлы һәм кирәкле сүзләр. Алар студентларга юл күрсәткеч теләк булып яңгырады. Шулай итеп, тантанада булган барлык укучылар журналист, укытучы, филолог булып диплом алып чыгып киттеләр. Шул көннән алып алар олы юлга бастылар.

Алган дипломнарның игелеген күрергә насыйп булсын, уңышлар Сезгә, чыгарылыш студентлары! Институтны онытмыйча, тормыш юлларында тагын да зуррак казанышларга ирешегез, алган белемнәрегез Сезгә уңышлар китерсен, тормышта ярдәмче булып торсын!

Источник информации: Регина Газизҗанова