21 июня 2019
Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Хатыйп Миңнегулов (12.05.1939) – күренекле галим-педагог, әдәбиятчы, тюрколог,  җәмәгать эшлеклесе. Ул инде 52 ел Казан университетында эшли, күпләгән мәгърифәт, фән, иҗат әһелләренең остазы; төрле телләрдә һәм илләрдә нәшер ителгән меңнән артык хезмәт (шул исәптән 70 кә якын китап) авторы; филология фәннәре докторы, Казан һәм халыкара казакъ-төрек университетларының “шәрәфле профессоры”, академик, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Язучылар Берлеге әгъзасы,  Кол Гали, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, С.Рәфыйков, Һ.Атласи, Ш.Мәрҗани исемендәге һәм  башка күп төрле бүләкләр иясе.

Нәкъ менә шуңа күрә дә аның 80 еллык гомер бәйрәме киң планда һәм зурлап  уздырылды. Сарман район үзәгендә, Зәй шәһәренең 600 урынлы мәдәният сараенда, Әлмәтнең Үзәк шәһәр китапханәсендә, КФУның АКТлар залында һәм кайбер башка урыннарда галимгә багышланган махсус кичәләр, бәйрәм чаралары үткәрелде, аның хакында матбугатта (“Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Мәйдан”, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан”, “Кызыл Таң” кебек гәҗит-журналларда), электрон чараларда күптөрле язмалар, чыганаклар дөнья күрде,  эфирда яңгырады. Гомер бәйрәме  уңае белән Хатыйп Йосыф улы  Татарстан Республикасы президентының “Фидакарь хезмәт өчен”, Бөтендөнья татар конгрессының  “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен”, Татарстан Фәннәр Академиясенең “Фәндәге казанышлары өчен” медальләре, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиевнең, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшиннең, Казан мэры  И.Метшинның, Казан федераль университеты ректоры И.Гафуровның, дистәләгән дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның (министрлыклар,  Язучылар Берлеге, Чаллы Әлмәт мәгариф идарәләре...), югары уку йортларының, Зәй, Сарман район  башлыкларының “рәхмәт хат”лары белән бүләкләнде, аңа Мәскәү (генерал Р.Әхмәтшин, “Татар    штабы” җитәкчесе Р.Ямалиев), Төмән (Х.Алишина), Казакъстан (профессор Р.Хәйруллин, М.Кәримов, К.Кеменгар, Дүшәмбе ( кафедра мөдире М.Зәйнетдинов) һәм кайбер башка төбәкләрдән тәбрикнамәләр  җиткерелде.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/photo/2017/09/19/8006/#12

Источник информации: Таһир Гыйлаҗев, КФУ доценты