07 июня 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Халык авыз иҗаты һәм тәрбия

Халык авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре яшь буынны төрле яклап тәрбияләүдә зур булышлык итәләр. Бу кыйммәтле хәзинәләрнең тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә.

Фольклор бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның тарихи үсеш юлында алган тормыш тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы милли традицияләре чагыла.

Фольклор үз эченә: җырларны, әкиятләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне, табышмакларны, уеннарны, тизәйткечләр, чуалтмышлар, мәзәкләр, такмакларны, бәетләрне, мөнәҗәтләр һәм башкаларны үз эченә ала. Шулар ярдәмендә саф күңелле баланы ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын-фигылен, зиһенен үстерү башлана.

Туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетермәслек, әһәмиятле чыганак - бишек җырлары. Бишек җырларының төп вазифасы - бишек тирбәтү һәм баланы тынычландыру, йоклату. Аларның иҗатчылары - әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр (Дәрдмәнд, Тукай). Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган тел, туган туфрак, агай-эне, чишмә суы кебек төшенчәләр белән очраша; Һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ һәм әлегә бик тә зәгыйфь сабый бишек җырларының сүзләреннән һәм көеннән үзенә тәм һәм ямь, тәненә һәм җанына ләззәтләнү һәм ял таба, рухи тәҗрибә туплый; бишек янында иң саф хисләре, кайгы-шатлыклары, уй-хыяллары белән уртаклашкан әнисенең хәленә кергәндәй, аның теләкләрен аңлагандай була. Җыеп кына әйткәндә, бишек җырлары - нәниләрне туган тел, әйләнә-тирәдәге дөнья белән таныштыра башлаучы иң тәэсирле әсәр.

Бала иң элек бишек җырларын тыңлап үссә, соңрак инде аның тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала бара.

Җыр - ул рухлану, җыр- ул матурлыкка соклану. Җыр - кешенең юлдашы. "Җырсыз кеше - канатсыз кош", - ди халык. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр - кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин