30 мая 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Татар халык педагогикасында халкыбызның гүзәл казанышы

Халкыбызның рухи тормышында гүзәл бер казаныш — үз хисабына мәктәп мәдрәсәләр тоту, ничек булса да балаларны мәктәп-мәдрәсәләрдә укытырга тырышу. Безнең халык күп күченеп йөрүгә дә карамастан, килеп урнашу белән үк мәктәп-мәдрәсә оештырырга тырышкан. Бу аның бай рухи һәм тарихи йолаларыннан килә. Бу йола халкыбызның элек-электән укый-яза белергә омтылу, аң-белемгә, төрле гыйлемнәргә хөрмәт белән карау кебек күркәм сыйфатларына барып тоташа.

Укыту процессы бездә бик күптәннән, X гасырда ук ислам дине кабул ителеп, мәчетләр һәм алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачылгач ук башлана. Урта гасырның гарәп галиме Ибн Рөстә Болгарның үзендә һәм Сувар шәһәрендә мәчетләр каршында мәдрәсәләр, хәтта авыл җирендә дә башлангыч мәктәпләр булуы турында яза.

Дәүләттән бер тиен дә акча алмыйча, крестьяннар үз акчаларына мәктәп-мәдрәсәләр ачалар, хәлфә-мөгаллимнәр яллыйлар, балаларына ничек булса да аң-белем бирергә тырышалар, русчага да өйрәтү хәстәрен күрәләр.

1910 ел башында инде Казан губернасындагы мәктәпләрнең 90%ында яңа ысул белән укытылган. Ул вакытта Казан губернасында 1088 татар мәктәбе һәм мәдрәсә исәпләнгән. Казанның үзендә 36 мәдрәсә һәм алар кар-шында 17 мәктәп эшли. Шул 36 мәдрәсәнең 12 се — урта, 12 се — тулы булмаган югары, 12 се югары типтагы мәдрәсәләр булган. Аларда хәзерге Шәрык телләре институтындагы кебек үк гуманитар белемнәр бирелгән. Андый мәдрәсәләрне тәмамлап чыгучылар кимендә өч тел: гарәп, фарсы һәм борынгы төрки телләрен, еш кына төрек телен дә белгәннәр. 1913 елда Казанда татар кызлары өчен махсус җиде җәдид мәктәбе булган. Күренекле мәдрәсәләрдән Казанда «Мөхәммәдия», «Мәрҗәния», «Касыймия» һ.б.лар булса, Уфада — «Галия», «Госмания», Уральскида — «Мотыйгия», Оренбургта— «Хөсәения», Троицкида — «Рәсүлия», Иж-Бубида «Буби» һ.б.лар саналганнар. Аларда дин белән бергә дөньяви фәннәр дә укытылган.

1910 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уку планыка кертелгән предметларны санап китик: Коръән, диннең зарурлыгы, хәдис, мәкам (көйләп уку), хифыз (ятлау). Калган 15 фән тулаем алганда дөньяви: рус, фарсы, гарәп телләре, хисап, география, тарих, табигать белеме, матур язу, рәсем, исәп-хисап, төрки (татар теле кагыйдәләре), төркичә (татарча) уку, диктант, изложение, фикуһы (юриспруденция).

Кызлар укый торган Г.Аитова мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу, рус теле, чигү-тегү эшләре һәм дин сабагы укытылган.

Халкыбызның мәгариф тарихына килгәндә, бер факт игътибарны бик тә җәлеп итә, ул да булса, инкыйлаб алды мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту процессының, басылып чыккан дәреслекләрнең халык педагогикасы идеяләре белән сугылган булуы.

Әйтик, әдәбият дәреслекләренең беренче битләре үк укуны яратырга, мәктәпне, хәлфәләрне, мөгаллимнәрне хөрмәт итәргә, гаиләне олыларга өндәгән үтемле мәкальләр белән башланып китә. Шакирҗан Ибраһимовның «Рәсемле фәңни кыйраәт» китабын гына алыйк. Аның тышлык битен ачуга ук, чәчәкле рәсем күзгә ташлана. Аннары гади тел белән язылган тирән эчтәлекле мәкалә бирелгән.

Ислам диненең дә гыйлемгә уңай карашта булуын әйтми ярамастыр. Чөнки мөселман дөньясында гыйлемлеккә омтылу борын-борыннан тормышның үзәгенә куелган. Бу хакта урта гасырда Көнчыгыш мөселманнары думасы хөкемдары әл-Газалиның әйткән сүзләре игътибарга лаек. «Иман турындагы фәннең тууы» китабында, әйтик, ул: «Фәрештәгә Алла әйткән: Белемгә омтылу һәр мөселман өчен мәҗбүри, дигән. Гыйлемлелекне, хәтта ки, Кытайда булса да эзләгез. Кем инана, ул белә, ә кем белә, ул инана»,— дип язга.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин