08 мая 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Хезмәттәшлек педагогикасында тәрбия алымнары

Мәгълүм ки, ата-аналарга һәм укытучыларга тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән эш итәргә туры килә. Мондый балалар мәктәптә, гаиләдә тәртип бозалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар, үзара сугышалар һ.б. Алар шулай ук дәрескә әзерләнмиләр, күп фәннәрдән өлгермиләр һәм үзләрен тупас тоталар. Укытучылар бу очракта мәктәпкә ата-аналарын чакырталар, укучылар оешмасы да төрле чаралар билгели, ләкин болар гына әллә ни нәтиҗә бирми.

Тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән нишләргә соң?

Иң элек, балаларның ни өчен тәрбиягә авыр бирелүләрен ачыкларга кирәк. Гадәттә гаиләнең дөрес тәрбия бирмәвенә тормыш шартлары төп сәбәп булып тора. Ата-ананың балалар белән тискәре мөнәсәбәте, һәрберсенең үз ихтыяҗлары өчен генә яшәве нәтиҗәсендә, балалар игътибардан читтә кала. Күп вакытта ата-аналар балаларын бернинди сәбәпсез орышалар, аны кыерсыталар, мәсхәрәлиләр. Бала моңа ризасызлык белдерә, аларның гаделсезлеген кире кага. Бала акрынлап мондый хәлгә күнегеп китә. Шулай ук гаиләдәге иркен тормыш, муллык һәм артык үзсендерү дә балага тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Мәктәптә тәрбиягә авыр бирелә торган балалар начарлар рәтендә санала. Аларның күп вакыт «тәрбиягә бирешмәүчән» балалар дип атыйлар.

Әйткәнебезчә, тәрбиягә авыр бирелүчән балаларга иң элек ышаныч белдерергә, аларны гаилә эшләрендә катнаштырырга, аларның фикерләренә, киңәшләренә колак салырга һәм теге яки бу эшне башкарган өчен аларны мактарга кирәк. Шулай иткәндә, балада акрынлап үзенең эш-гамәлләренә аңлы карау, тәртибен контрольдә тоту, яхшы киңәшләргә колак салу кебек сыйфатлар барлыкка килә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин